tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының 11 нче саны чыкты
“Халкым минем” газетасының 11 нче саны чыкты

“Халкым минем” газетасының 11 нче саны чыкты

“Халкым минем” газетасының чираттагы 11 нче саны дөнья күрде.

Газета җитәкчесе Гөлназ Шәйхи “Баш мөхәррир сүзендә” дигән язмасында бу санның Әниләргә багышланганын билгеләп үтә. Чөнки ноябрь ае Әниләр көнен үз эченә ала.

Чыннан да газетада күркәм, уңган ханымнарыбыз турында кызыклы язмаларны үзенә туплаган.

Газетаның беренче битен “Оренбург шәлчеләре” Альбина Әбсәләмова фотосүрәте бизи. Альбина ханым турында Гөлнур Сафиуллина язмасын газетаның 5 битендә укырга була.

Беренче биттә шулай ук ике язмага анонсны да күреп була. Беренчесе – Әлфия Миңнуллина-Юнысованың әтисе турында хәтирәләре, икенчесе – Казан университеты студенты Дилә Гарипованың беренче татар хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашева турында мәгълүматлы мәкаләсе.

Укучылар галимә Тәэминә Биктимерованың Әзербәйҗанда эшләп танылу алган уңган-булган татар ханымнары  турында бәян итүче язмасын кызыксынып укырлар дип уйлыйбыз.

Татар хатын-кызларына Гөлназ Шәйхинең Равилә Шәйдуллина белән “Аш-су әзерләү – бәхетлеләр эше” дип исемләнгән әңгәмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Вафина белән интервью, Татарстанның Әтнә районы Шәкәнәч авылында гомер сөрүче Надия әби Сабирҗанова турында Сүрия Мингатинаның тетрәндергеч мәкаләсе багышланган.

Бөтендөнья татар конгрессының икенче корылтае үткәрү тарихына багышланган Мөнирә Сәгыйдуллинаның “Без – бербөтен милләт!” дип исемләнгән язмасы газетаның уртанчы 9 битен биләгән.

Бу санда ир-егетләргә дә игътибар бирелгән. Сигезенче биттә “Егет солтаны” рубрикасында Фирүзә Әбсәләмованың Оренбург өлкәсе Думасы депутаты, Әсәкәй татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов турында мәкаләсен укырга була.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзасы, БТК ның Түбән Кама  бүлеге рәисе, шул район Советы депутаты Рөстәм Ганиев белән әңгәмә дә укычыларга кызыклы булыр дип өметләнәбез.

Газетада Ульяновски төбәгендә яшәүче танылган шагыйрь Равил Шәфигуллин шигырьләрен, балалар өчен “Күчтәнәч” сәхифәсен, Илнар Хөснуллин алып барган спорт рубрикасын, төрле яңалыкларны укып була.

ИГЪТИБАР!!!

“Халкым минем” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә!

Газетаның бу 11 нче санында язылучылар өчен “Бу – минем әнием” бәйгесе игълан ителде!

Катнашу өчен әниегез турында язма, аның фотосы һәм “Халкым минем” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанциягезнең копиясе кирәк.

Татарстан буенча газетаның индексы: П2359.

Россия буенча газетаның индексы – 27230.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*