tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының февраль саны дөнья күрде
“Халкым минем” газетасының февраль саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының февраль саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының 2016 елның февраль саны дөнья күрде. Бу санда татар дөньясы, язмыш, вакыйга, тарих, фикер, мәшһүр татар хатын-кызлары һәм башка  рубрикаларда укучы өчен кызыклы бай материал тупланган. Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында узган “Уңганбикә” һәм “Ак хисләр” бәйгеләреннән фоторепортаж бирелгән.

Балалар өчен чыгып килүче “Күчтәнәч” рубрикасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең шигырьләре  урын алды.

“Вакыйга” рубрикасында Рәшит Минһаҗның Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенына багышлап язылган мәкаләсен һәм КФУ профессоры Гамирҗан Дәүләтшин белән борынгы татар тарихы турындагы әңгәмәсен укый аласыз.  “Тарих” рубрикасында татар халкының борынгы ядъкаре “Сөембикә бәете” турында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков мәкаләсе белән таныша аласыз. Шулай ук бу санда Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанованың Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Шаһсәнәм Әсфәндиярова турындагы “Сәхнә шаһинәсе” дип исемләнгән язмасын да күрә аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*