tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының июнь саны дөнья күрде
“Халкым минем” газетасының июнь саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының июнь саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының чираттагы саны дөнья күрде. Әлеге санда укучылар өчен берсеннән-берсе кызыклы материаллар тәкъдим ителә. Һөнәри эшмәкәрлегенә нигез салган фабрикант Акчуриннарның туганнары 100 елдан соң беренче тапкыр нигез төбәкләре Сембер якларына кайталар. Бу турыда укучылар Рамис Сафинның “Йосыф акчура туганнары-Сембердә” дигән материалда укый ала.

Июнь аенда Русия төбәкләреннән, 6 чит илдән 70 кә якын галим Саратов шәһәренә килде. Ни өчен җыелды соң Саратов шәһәрендә шулкадәр галим? Сәбәбен тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның “Үкәк һәм аның киләчәге” дигән материалыннан укып белерсез.

Укучылар яратып укый торган авторыбыз, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова бу юлы “Күренекле мәгърифәтче кызыбыз” дигән материалын тәкъдим итә. Әлеге материалда сүз татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Фәхрелбанат Сөләйманова турында.

Болардан тыш газетада Сүрия Мингатинаның “Легендар Фәйзи ага”, Фединанд Сәлаховның Зилә Сөнгатуллина турында язган “Кояшлы җырчы”, тарих фәннәре кандидаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Артем – татар шахтерлары шәһәре”, Казанда узган VI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены турында Рәшит Минһаҗның “Татар, тотып карамыйча ышанмый”, Гөлназ Нәҗипованың “Аш-Буҗи” исемле материаллар белән танышып була.

Шулай ук татар яшьләре сәхифәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан уздырылган чаралар хакында берничә материал бирелсә, “Театр: кичә, бүген, иртәгә” сәхифәсе исә Казанда узган XII Нәүрүз театр фестиваленә багышлана.

Халкыбызның ел буе көтеп ала торган милли бәйрәме Сабан туе да читтә калмый. Газета битләрендә Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында узган VI Бөтенроссия авыл Сабан туеннан фоторепортаж, кечкенә дусларыбыз өчен “Күчтәнәч” сәхифәсендә сабан туе турында махсус шигырьләр тупланган. Ә иң кызыгы – газетаның иң соңгы битендә: “Мәйданда – батырлар” материалында быелгы сабан туйларында көрәш келәмендә җиңү яулаган батырлар исемлеге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*