tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем…” газетасының кунагы – Хәмдүнә Тимергалиева
“Халкым минем…” газетасының кунагы – Хәмдүнә Тимергалиева

“Халкым минем…” газетасының кунагы – Хәмдүнә Тимергалиева

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Халкым минем…” газетасы 2011 елдан чыга. Илебезнең төрле почмакларына сибелеп яшәгән татар халкының бүгенге тормышын, яшәешен, көнкүрешен, буыннардан- буыннарга күчеп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын газета даими яктыртып бара. Болардан тыш атаклы шәхесләр, мәгариф, мәдәният, дин …. турында да укырга була.

Газета айга бер тапкыр чыга, материаллар татар һәм рус телләрендә бирелә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Халкым минем…” исемле газетасының чираттагы, сентябрь саны дөнья күрде. 16 битлек, яхшы кәгазьгә басылган “Халкым минем” газетасының яңа санында сез татар дөньясы яңалыклары белән таныша аласыз. Татар халкының мәшһүр кызлары Хәдичә Ямашева, Зәйнәп Хәсәни язмышы бер генә милләттәшебезне дә битараф калдырмас. “Хәтер-хатирә” сәхифәсе Туфан ага Миңнуллинга багышланган. Халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева белән әңгәмә дә укучылар күңеленә барып ирешер. Нәниләр өчен “Күчтәнәч” табын әдәпләре серләрен ачар. Яшьләребез тормышындагы вакыйгалар, татар театрларында яңа сезон ачылу уңаеннан яңалыклар, “Тәмле булсын”, “Хак дин” сәхифәләре дә материалга шактый бай.

Хөрмәтле милләттәшләр! 

“Халкым минем” газетасы татарстанлылар өчен “Почта России”, ә Россиядә гомер итүчеләр “Роспечать” каталогына кертелгән. “Халкым минем” газетасына 2014 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Газетага барлык элемтә бүлекләрендә язылырга мөмкин.

Татарстанлылар өчен газетаның индексы – 16854
Россиядәге милләттәшләребез өчен индекс – 27230

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*