tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының яңа саны чыкты
“Халкым минем” газетасының яңа саны чыкты

“Халкым минем” газетасының яңа саны чыкты

Газетаның бу санында төп мәкалә күптән түгел арабыздан киткән мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировка багышлана. Язманың авторы – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Җырчы Илһам Шакиров белән бәйле булган истәлекләрне күңелендә яңарта, аны шәхес буларак, күпләр өчен яңа яктан ача.

Яңа басмада татар халкының үсеш стратегиясе буенча республикада уздырылучы утырышлар хакында да танышырга мөмкин. Шулай ук әлеге документ хакында кайбер татар зыялыларының фикерләре  дә бирелгән.

Узган ел ахырында башкалабызда тагын бер якты йолдызыбыз Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү максаты белән халыкара татар җыры фестивале барлыкка килде. Журналист Рәшит Минһаҗ үз язмасында аны оештыручыларның фикерләрен җиткерә, фестивальдә катнашучылар белән таныштыра.

Казанда “Манзара” спорт һәм музыка тантанасы узды. Татарның  баһадирлары мәйданда ничек көрәште? Ярышлы бәйрәмнең иң кызык мизгелләре хакында шулай ук газета битләрендә укып белә алырсыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*