enrutat
Баш бит / «Халкым минем» тапшыруы «Азатлык» радиосында

«Халкым минем» тапшыруы «Азатлык» радиосында

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының иҗат төркеме, конгрессның мәгълүмати-аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “Халкым минем” тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова «Халкым минем» тапшыруын төшерергә кабат юлга кузгалды. Бу юлы Европага, Чехиягә.

Бүген, 20 декабрь көнне алар, 60 еллык тарихы булган, “Азатлык” радиосында булдылар. Радионың татар-башкорт редакциясе тапшырулары рәсми төстә 1953 елның 11 декабрендә эфирга чыккан.

Бүгенге көндә “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясендә, хәбәрчеләрдән тыш, җиде хезмәткәр эшли. Алар Алсу Кормаш, Алик Гыйльми, Наил Алан, Наиф Акмал, Ландыш Харрасова, Илдар Габидуллин. Редакциянең мөдире – Рим Гыйльфанов. Радиотыңлаучылар аны Кәрим Камал буларак беләләр.

Әлеге очрашуны, андагы фикер алышуларны сез “Халкым минем” тапшыруының алдагы чыгарылышларында күрә алырсыз.

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*