tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем”нең яңа саны дөнья күрде
“Халкым минем”нең яңа саны дөнья күрде

“Халкым минем”нең яңа саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының чираттагы,  март саны дөнья күрде. Газета эчтәлек, бизәлеш ягыннан да югары дәрәҗәдә. Бу санда татар дөньясы, язмыш,тарих, фикер , ерактагы якыннар рубрикалырына укучы өчен кызыклы бай материал тупланган. Бөтенроссия “Татар рухы һәм каләм”, “Авылым минем” бәйгеләре җиңүчеләре исемлеге, тантанадан фоторепортажлар бирелгән.

Балалар өчен чыгып килүче “Күчтәнәч” рубрикасы “Өч кыз” әкиятен тәкъдим итә, шулай ук мәгълүмат өчен урман җәнлеге тиен турында да кызыклы мәгълүмат та бар.

Нократ Аланы хәбәрләре үз җирлекләрендә “Ак Калфак” татар хатын –кызларының иҗтимагый оешмасы эше башланып китүе турында хәбәр итә. “Булдыра алганча, ана телен, милли йөзебезне саклап калу – безнең бурыч. XXI гасыр тормышыбызга юлыбызны сайлап алу иреге, күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңалыклар, көндәлек тормышны җиңеләйтә торган искиткеч күп мөмкинлекләр бирде. Рәхмәтле булыйк. Шөкер итик” – дип яза шул җирлек хәбәрчесе Шәмсия Хәлимова.

Тышлыкны Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы,  Татарстанның югары бүләге иясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Алсу Гайнуллина бизи.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*