tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкым җәүһәрләре
Халкым җәүһәрләре

Халкым җәүһәрләре

Иҗтимагый-мәдәни тормышта йолалар үтәү, гореф-гадәтләр тоту һәм
бәйрәмнәр үткәрү барлык халыкларга да хас булган гомуми күренеш. Ул
мәдәниятнең мөһим бер элементы булып исәпләнә. Милләтне милләт иткән
нәрсә – аның теле һәм үзенчәлекле традицион мәдәнияте. Заманча итеп
әйткәндә, Һәр халыкның тормышын аның фольклоры чагылдыра. Галимнәр
язмаларында «фольклор» сүзе инглиз теленнән кергән: foIk+Iore (халык
хикмәте, акылы) – теге яки бу халыкның сүз сәнгате, авыл-тел иҗаты.

Менә шул татар халкының фольклорын барлау максаты белән күптән түгел
Малмыж районы Иске Йөрек авылы мәдәният йортында “Халкым мирасы” исеме
астында регионара фестиваль үткәрелде.

Бәйгене Киров өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе җи-
тәкчесе Я.Х.Әсхәтдинова ачып җибәрде.
– Бүген бу бәйге-бәйрәмгә татар халык иҗатына битараф булмаганнар
җыелды. Үзебезнең сәнгать осталары чыгышларында Малмыж, Татарстанның
Балтач, Кукмара төбәкләре татарлары фольклорының күркәм үрнәкләрен
күрсәтәбез, – дип, бәйгенең “Кичке уеннан” башлануын игълан итте. “Өлкән
буын яшьлекләрендә уйнаган кичке уеннар белән кызыксынып, бәлки яшьләр
дә уйный башларлар”, – дип чакырды.

Уен – күңелгә куаныч, юаныч бирә торган шөгыль. Ул буш вакытны үткәрү,
эчке борчуларны, кайгыны бетерү һәм бер өлкәдә сәләтне үстерү өчен
үткәрелә.
Кичке уеннар мәдәният йорты алдындагы мәйданда гөрләде. Аны мәдәният
йортының сәнгать җитәкчесе Асия Сәлахова оештырып алып барды. Бәйгедә
катнашучыларның күбесе мәктәптә укучы балалар иде. Милли киемнәрдән
киенгән яшьләр өлкәннәр белән бергә “Күрешү”, “Чүпләм”, “Наза”, “Сакта”,
“Биш пар”, “Сигезле” уеннарын уйнадылар. Карарга килгән тамашачылар да
бар иде. Өлкән яшьтәге апалар да яшьлекләрен искә алып, кичке уенда
катнаштылар.

Җырлы-биюле кызу уен арасында төш чоры да килеп җитте. Бәйгедә катнашучы
бар халыкны да тәмле камыр ризыклары белән чәй эчерттеләр. Бераз ял итеп
алганнан соң сәхнәдә концерт башланды. 43 чыгышны да карап, хөрмәтле
жюри төрле номинацияләргә бүлеп бәяләде. Бүләкләү өлешендә жюри рәисе,
Малмыж районы мәдәният идарәсе начальнигы Г.Р.Сәйфетдинова: “Үзенең
гореф-гадәтләрен зурлап саклаган халык көчле милләт булып санала”, – дип
котлау һәм рәхмәт сүзләрен башлады.

Һәр төбәктән үзешчән артистлар милли җәүһәрләрне җыеп күрсәтергә алып
килгәннәр. Балтачтан “Сөенеч” балалар фольклор ансамбле –“Сабантуйга
бүләк җыю”, Татар Кумбашы авылыннан фольклор коллектив – “Балага исем
кушу” күренешен күрсәттеләр. Иске Йөректән “Фантазия” балалар коллективы
– “Сөлге чигү” күренеше белән III дәрәҗә Дипломга ия булды. Шөңшеңәр
мәктәбе “Хәзинә” балалар төркеме “Балага исем кушу” күренеше белән II
дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Балтачтан “Былбыл” балалар коллективы
“Ат саклау” күренешен, Яңа Смәилдән “Ак хисләр” ансамбле “Урак өсте”
күренешен оста сәхнәләштереп, I дәрәҗә Дипломга лаек булдылар. Нөнәгәр
урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары “Печән өсте” күренеше өчен махсус
приз белән бүләкләнделәр.

Бу бәйгедә күбрәк лирик жанрлар чагылдырылды. Халык җырлары
номинациясендә ансамбльләр арасыннан “Ак хисләр” ансамбле III дәрәҗә
Дипломга, Малмыждан “Нократ” ансамбле II дәрәҗә Дипломга ия булдылар,
Мәмәширдән “Җидегән чишмә” ансамбле бу юлы да I дәрәҗә Диплом белән
бүләкләнде. Аерым җырлаучылардан Нөнәгәр авылыннан Наил абый Фасыйхов –
III, Балтачтан Фәнзия Төхватуллина II урыннарны алсалар, I дәрәҗә
Дипломга Смәилдән Алинә Галимҗанова һәм Чапшар авылыннан Марс Хаҗиев
лаек булдылар. Алинә җомга көнгә багышланган мөнәҗәт җырлады. Бу
мөнәҗәтне 1996 елда Салкын Чишмә авылында яшәүче Камил абый Әхәтов
язган, ә авылның абыстае Шәмсенур апа аны көйгә салган. Марс “Шахта”
җырын башкарды. Әти-әнисе җырлаган җыр сабый чагында ук аның күңеленә
кереп калган. Гаиләдә ун бала үстек, уныбыз да моңлы ди ул. Ә халык
җырларына тугры калган өчен махсус приз белән Малмыждан Халисә апа Нәҗипова
бүләкләнде.

Гармунда, баянда уйнаучылар да шактый иде. Җиз телле гармунында халык
көйләрен уйнап, Кәлнә авылыннан Барый абый Бәхтияров III дәрәҗә диплом
белән бүләкләнде. Шөңшеңәр авылыннан гармунда халык көйләрен башкарган
Нурулла Дәүләтшин һәм Нөнәгәр авылыннан курайда уйнап бәйгене бизәгән
Раушания Нәҗипова II дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Ә инде бәйгегә ямь
өстәгән Ор авылыннан “Бәллүр” кашыкчылар ансамбле осталыгы белән I
дәрәҗә Дипломга лаек булды. Бәйгенең Гран-прие Мәмәшир авылы гармунчысы,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Харис абый Хәлиуллинга
бирелде. Татар Кумбашы авылыннан Раиф абый Габдуллин гармунында уйнап,
күп кенә такмак- лар да җырлап тамашачыны урамнарда гармуннар уйнап
җырлап йөргән чакларга кайтарды. Яңа Смәилдән Рамил Хәсәнов та көйләр
тезмәсе уйнап сокландырды.

Татар халык биюләре буенча Гран-прига Нөнәгәр авылы урта мәктәбенең бию
коллективы лаек булды. Алар чабаталар киеп “Чабата” биюен бик оста
башкардылар. Иске Йөрек авылыннан “Ләйсән” балалар бию коллективы да
“Чабата”ны биеп – II дәрәҗә Дипломга, Рузана Сәгадуллина татар халык
биюе белән III дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Һәм татар халык биюен оста
башкарып, Ор авылыннан “Опс” бию коллективы I дәрәҗә Диплом белән
бүләкләнде.

“Халкым Мирасы” фестивале Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгән грант акчасына үткәрелде. Бәйгедә катнашучыларга истәлеккә бүләкләр дә бирелде. Иртәнге сәгатьтән кичкә кадәр барган бәйге-бәйрәмдә тамашачы да, артистлар да
күңелләре булганчы ял иттеләр.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы
Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*