tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкымның күңел бизәкләре”
“Халкымның күңел бизәкләре”

“Халкымның күңел бизәкләре”

Татарстанның Арча районы Ашытбаш авылы мәдәният йортында китапханәче, җирлекнең “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе буларак, “Халкымның күңел бизәкләре” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Биредә шул ук исем астында күргәзмә  дә оештырылды. Анда авылыбызның ак яулыклы әби-апалары, мәктәп укучылары катнашты. Чара татар халкының борынгы киемнәрен хәтердә яңарту, онытыла барган гореф-гадәтләрне саклау,  һәм борынгы ырым-йолаларны искә төшерү максатыннан үткәрелде. Кичә Л.Шагыйрьҗанның “Ак калфак” шигыре белән башланып китте. Татар халкының милли киемнәре турында кыскача мәгълүмат бирелде. Раушания апа Сабирҗанова укучыларга элек кигән өс киемнәре, Сәвия апа Каюмова кичке уеннар турында сөйләде. Һәм үзе яраткан “Утыраек әле бүген кич” дигән җырын башкарды. Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәргә “Ак калфак” җырын бүләк итте. Кече яшьтәге укучыларыбыз М.Фәйзуллинаның “Ефәк чәчәк” шигырен, В.Агапов көе, Р. Вәлиева сүзләренә иҗат иткән “Ак калфак” җырын башкардылар. Авылыбызның оста чигүчесе Люция апа Йосыпова үзенең чиккән, бәйләгән кул эшләре белән таныштырып үтте. Кичәнең икенче өлеше татар халкының ырым-ышануларына багышланды. Өлкәннәр укучыларны элеккеге ырымнар белән таныштырды, чөнки күп кенә ышануларның асылында никадәр тәртип, тәрбия ята. Алар яшь буынны ялкау булмаска өйрәтә. Чара җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Бүгенге чарада өлкән яшьтәге әби-апаларыбыз үзләренең яшь чакларына кайткандай булып, күңелләре җилкенеп утырды.

Гомер уза тора,  әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Алар халкыбызның күңел бизәге, горурлыгы, үткәннәргә ихтирам, киләчәккә күпер.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*