tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык әйтсә, хак әйтә: Стратегиягә багышланган утырыштан соң туган фикерләр
Халык әйтсә, хак әйтә: Стратегиягә багышланган утырыштан соң туган фикерләр

Халык әйтсә, хак әйтә: Стратегиягә багышланган утырыштан соң туган фикерләр

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Бөгелмәдәге утырыш бик җанлы узды. Ике сәгатькә сузылган очрашу тәмамлангач та, халык таралышырга ашыкмый. Татарстан премьер-министры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка залдагылар, сорау һәм тәкъдимнәрен биреп калырга ашыга. Милләтенең киләчәген кайгырту максатыннан төзелә торган стратегия, күңелне борчыган күп кенә уйларны өскә чыгарды. Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Р. Фәхретдин музее директоры Диләрә Гыймранова белдергәнчә, хәзер татарча кандидатлык диссертациясен яклау мөмкинлекләре бетерелде. Моны да стратегиядә исәпкә алырга кирәк. Икенче тәкъдиме: быел татар милләтенең олугь шәхесе Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел. Аны хөрмәтләп, Изге Болгар җыенын шушы датага багышласак иде, ди Диләрә Гыймранова.

Азнакай районыннан килгән катнашучы – Рузилә Шәрәфетдин районнарда элмә такталарның татарча булмавына борчыла. Татарлар яшәгән район, авыл димәссең, русча язылган, ди. Бу уңайдан ул Бөгелмәне үрнәк итеп күрсәтте. Шәһәрдә һәр урамга, биналарга урнаштырылган элмә тактаның татарчасы да бар.

Васил Шәйхразиев барлык фикер, тәкъдимнәр дә исәпкә алына. Аларны тормышка ашыру буенча эш алып барылыр, диде. Бөгелмәдәге зона утырышын дога белән тәмамладылар. Аны Ильяс хәзрәт Җиһаншин укый. “Догалы эш, хәерле була,“- диде ул. Чираттагы зона утырышы 25 нче гыйнварда Чаллыда узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*