tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халык хөрмәте” премиясен булдырган гади колхозчы егет
“Халык хөрмәте” премиясен булдырган гади колхозчы егет

“Халык хөрмәте” премиясен булдырган гади колхозчы егет

Күптән түгел Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллинаны 80 яшьлек юбилеен шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә бик зурлап бәйрәм иттеләр. Анда Санниково авылыннан килгән Гүзәл һәм Шамил Колмәмәтовлар Галия апага “Халык хөрмәте” дигән премия тапшырдылар. Гади авыл кешеләре тарафыннан ясалган һәм һич тә көтелмәгән мондый бүләккә шагыйрәбез аеруча рәхмәтле булып, хәтта күзләрендә шатлык яшьләре дә күренде. Соңыннан Галия апа редакциягә шалтыратты. Колмәмәтовлар гаиләсенә аерым рәхмәтен белдереп: “Бик зиннәтле бүләк әзерләгәннәр – сыйфатлы ясалган таныклык белән бергә матур бизәкле тартмачык, ә эчендә әле акчасы да бар иде. Милләттәшләрем, якташларымның тануы, ихлас игътибары минем өчен бик кадерле. Тыйнак хезмәтемне күреп, аңлап, олы бәя биргәннәре өчен Ходай үзләрен зурласын, бәрәкәтне мул итеп бирсен, сәламәт, бәхетле, озын гомерле булсыннар!” – дип кабат-кабат әйтте. Без тиз арада Шамил Шәйхулла улы белән элемтәгә кереп, авылда урта хәлле, үз көчләре белән эшләп табып, 3 бала үстерүче гаиләнең мондый игелекле адымга нинди сәбәпләр этәргеч ясаганы белән кызыксындык.

– Галия апа Санниково авылы халкы белән очрашуга килгәндә, аның укыган шигырьләрен тыңлап бик рухландым: “Үзебездә дә сәләтле кешеләр бар икән бит!” – дип гаҗәпләндем. Апа чын-чынлап олы мактауларга лаек шәхес. Чөнки олы яшьтә булуына карамастан, райондагы мәктәпләргә йөреп, балаларны туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга кирәклеген аңлата, шигырьләрен укып аларда туган як әдәбиятына, табигатенә мәхәббәт уятып, ата-аналарына, гомумән, кешелек дөньясына хөрмәт тәрбияләп, татарлыгыбыз белән горурланып яшәргә чакыра. Шигырьләре дә аның бу изге хисләр, тойгылар белән сугарылган.

Очрашудан соң авылдашлар белән сөйләшеп: “ Галия апа – “Булат Сөләйманов исемендәге өлкә премиясе”нә лаек”, – дигән фикергә килдек тә өлкә татар Конгрессына мөрәҗәгать итеп, “Яңарыш” өлкә газетасына ачык хат яздык. Күпме көтсәк тә, кызганычка каршы, безгә җавап бирүче табылмады. Безнең үтенечне санга сукмагандай булгачлар, мин тагын берничә иҗтимагый оешмасына мөрәҗәгать итеп карадым, әмма фикеребез беркемне дә кызыксындырмады. Шуңа мин, хатыным Гүзәл Хәлим кызы белән киңәшләшкәннән соң, бу йөкне үз өстемә алып, беренче бүләкне Галия апа Абайдуллинага тапшырдык. Киләсе елда, Ходай насыйп итсә, тагын халык хөрмәтенә лаек кешегә бирәрбез дип планлаштырабыз. Әмма миңа, колхозчыга дип әйтимме, бу җаваплы эшне башкарасы авыррак булачак. Шул сәбәпле һәм әлеге премияне рәсмиләштерү максаты белән киләчәктә өлкә яки Тубыл шәһәре иҗтимагый оешмаларына чыгарга уйлыйм. Милләтебезнең киләчәгенә битараф булмаган якташлар бу вазифага зур җаваплылык белән карарлар дип ышанасы килә”, – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*