enrutat
Баш бит / Халыкара форум делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм итүне сорый
Халыкара форум делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм итүне сорый

Халыкара форум делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм итүне сорый

“Урта гасыр чыганакларында “татарлар” төшенчәсе: исем, терминнар һәм аны йөртүчеләрнең тарихи язмышы” түгәрәк өстәле делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүче галимнәргә финанс ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Бу хакта форумның резолюция проекктында язылган.

Алар Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтына “татар” этнонимы тарихы һәм татар кабиләләренең тарихын өйрәнү буенча бөтен дөньядан иң яхшы белгечләрне җыеп, күмәк монография булдырырга тәкъдим ясады.

Галимнәр тәкъдим иткән резолюциядә башка теләк-фикерләр дә урын алган. “Бу тәкъдимнәрне, һичшиксез, оештыручыларга җиткерәбез”, — диде галимнәр.

Зилә Мөбәрәкшина,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*