tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Кадерле гүзәл затларыбыз!

Язның тәүге бəйрəме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас телəклəребезне кабул итегез!
Безнең яшәешебезне, тормышыбызны хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра. Хәзерге заманда хатын-кызларыбыз барлык һөнәрләрне үз итеп өлгергән оста белгечләр дә, гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталыкның, җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше.

8 март бəйрəме чəчəклəр һəм шат елмаюлар, сезгə багышланган соклану хислəре белəн бизəлгəн. Саф күңелегез, мəхəббəтегез, тормышыбызны нурлырак итəргə тырышуыгыз өчен рəхмəт сезгə.
Кадерле әниләребез, әбиләрәребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, коллегаларыбыз Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел күтəренкелеге, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*