tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара хиҗаб көне: Татарстан мәчетләрендә мөселманча киенү әдәпләре турында вәгазьләр укылды
Халыкара хиҗаб көне: Татарстан мәчетләрендә мөселманча киенү әдәпләре турында вәгазьләр укылды

Халыкара хиҗаб көне: Татарстан мәчетләрендә мөселманча киенү әдәпләре турында вәгазьләр укылды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 26 нчы көнендә, Татарстан Республикасы мәчетләре мөнбәрләреннән киемдә мөселман традицияләренең фазыйләтләре һәм Ислам динендә хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карата куелган таләпләр турында вәгазьләр яңгырады. Әлеге тема очраклы түгел: дүртенче ел рәттән 1 февральдә Халыкара хиҗаб көне билгеләп үтелә.

Казанның Галиев мәчетендә бу темага вәгазьне Татарстанның Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин укыды. Ул хиҗабның кеше тәненең гаурәт өлешләрен каплый торган кием булуын билгеләп үтте.

–  Хиҗаб ул – тәкъвалык билгесе, – дип аңлатып үтте хәзрәт. – Хиҗаб билгеле бер шартларга туры килергә тиеш: кием хатын-кызның, бит һәм беләзеккә кадәр кулларыннан кала, бөтен тәнен капларга, үтә күренмәле һәм артык игътибарны җәлеп итә торган, ягъни купшы булмаска, шулай ук башка дин тотучыларның киемнәренә охшамаска тиеш.

Моннан тыш, Исмәгыйль хәзрәт хиҗаб киюнең зарурлыгын исбатлаучы Коръән аятьләрен һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ хәдисләрен мисал итеп китерде. “Әл-Әзхаб” сүрәсенең 59 аятендә болай диелә: “И Нәби! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм иман итүчеләрнең хатыннарына әйт, җилбабларыннан (бер өлешенә төренеп, икенче) бер өлешен (әгъзаларының шәкелен билгеле итмәслек итеп) өсләренә салсыннар. Бу (рәвештә төренүләре) аларның (җарияләрдән һәм ислам тыйган кайбер түбән гамәлләр кылган хатыннардан аерылып) танылулары һәм (начар кешеләр тарафыннан) мыскыл ителмәүләренә якынрак (гамәл). Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле”. Башка сүзләр белән әйткәндә, хиҗаб – ул чисталык һәм сафлык билгесе, хатын-кызның намусын саклаучы, начар ниятле карашлардан яклап, мөслимнәнең тыйнаклыгын күрсәтүче, яман һәм гөнаһлы уйлардан чистартучы.

Хәзрәт әйтүенчә, дин юлыннан барган хатын-кыз хиҗабны зур канәгатьләнү һәм тыныч күңел белән кабул итә, аның кирәкле икәненә ышана, чөнки бу – Аллаһы Тәгаләнең әмере, ирләрнең кушуы яки аларның теләгенә буйсыну гына түгел.

– Әгәр үзенең нәфесен тыйган хатын-кыз Ислам кушканча киенсә һәм балаларын үз үрнәгендә тәрбияләсә, ул иң мөһим бурычын үтәячәк – Аллаһы Тәгалә каршында сафлыгын һәм гыйффәтлеген саклаячак. Ислам мәдәнияте һәм традицияләре кешеләрне гөнаһтан һәм хата-кимчелекләрдән читләштерә, һәм безнең балаларыбыз дини тәрбияне кечкенәдән үзенә сеңдереп үссә, җәмгыятебез төзек булыр! Ин шаа Аллаһ! Раббыбыз үзебездән соң сау-сәламәт, нәселне дәвам итүче, тәкъва балалар калдырырга насыйп әйләсә иде! – дип төгәлләде вәгазен Исмәгыйль хәзрәт.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*