tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара мөселман киносы фестиваленең шорт-листына 55 фильм кергән
Халыкара мөселман киносы фестиваленең шорт-листына 55 фильм кергән

Халыкара мөселман киносы фестиваленең шорт-листына 55 фильм кергән

24-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр Казанда узачак XV Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында катнашучы фильмнар игълан ителде.

Фестивальнең шорт-листына 55 картина кергән: «тулы метражлы уен», «тулы метражлы документаль», «кыска метражлы уен», «кыска метражлы документаль фильм» номинацияләрендә 10-шар эш, шулай ук «Милли конкурс» номинациясендә 15 тасма бар.
Фестивальдә катнашучы фильмнарның географиясе киң: Европа илләре (Франция, Германия, Сербия, Португалия, Исландия, Босния һәм Герцеговина һ.б.), Россия, элеккеге СССР (Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әрмәнстан һ.б.), АКШ, Төркия, Иран, Көньяк Азия илләре (Непал, Әфганстан, Бангладеш), Африка (Кения, Марокко, Мисыр) һәм башкалар.

«Тулы метражлы уен фильмы» төп конкурс номинациясенә Татарстанның бер тасмасы – Илдар Ягъфәровның «Байгал» әсәре кергән. Татарстан режиссеры Ләйлә Сәлахетдинованың «Овертайм» эше «Кыска метражлы уен фильмы» категориясендә приз алуга номинацияләнгән. Әлеге конкурс номинациясенә Татарстанда җитештерелгән тагын бер фильм кергән, ул да булса – Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» тулы метражлы документаль фильмы.

«Милли конкурс» категориясе номинантлары исемлегендә Татарстан режиссерларының төрле жанрдагы 15 картинасы бар: Алексей Барыкинның «Су анасы» тулы метражлы уен фильмыннан алып Сергей Киатровның «Җиде энҗе бөртеге» анимацион тасмасына кадәр, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

 

sahne.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*