tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз
Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз

Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз

Кадерле милләттәшләребез, өлкәннәребез!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек, белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып тора. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, – ди татар халык мәкале.

Кадерле әби-бабаларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган затларыбыз! Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телим, ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Олуг ихтирам белән,
Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының  Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*