tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара “Татар кызы – 2017” конкурсының җиңүчесе билгеле булды
Халыкара “Татар кызы – 2017” конкурсының җиңүчесе билгеле булды

Халыкара “Татар кызы – 2017” конкурсының җиңүчесе билгеле булды

Бүген Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендә Россиянең 11 регионыннан (Чиләбе өлкәсеннән – Рузалина Туктарова, Ульяновск өлкәсеннән –  Алсу Хәлимдарова, Әстерхан өлкәсеннән – Әлфия Садыйкова, Мәскәүдән – Диана Аверина, Татарстан Республикасыннан –  Гөлназ Гатина, Башкортстан Республикасыннан – Регина Равилова, Удмуртия Республикасыннан – Назлыгөл Насыйрова, Свердловск өлкәсеннән – Диана Бакирова, Санкт-Петербургтан – Гөлназ Сәлтәшева, Оренбург өлкәсеннән – Динара Искәндәрова, Кырым Республикасыннан – Адэль Сеит-Аблаева һәм Казахстаннан (Казахстан Республикасыннан – Розалия Исхакова) килгән 12 кыз “Татар кызы – 2017” исеменә көч сынаштылар.

“Башкортстан” дәүләт концертлар залында узган бәйгене рәсми рәвештә Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстан Республикасының Мәдәният министры Әминә Шәфикова, Халыкара “Татар кызы-2017” дирекциясе җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова һәм Башкортстанның “Берлек” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов ачып җибәрделәр.

Халыкара конкурста көч сынашкан кызларның талантларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров рәислегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Быелгы жюри составында Халыкара “Татар кызы-2017” дирекциясе җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Башкортстанның “Берлек” татар иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Нәфисә Акчурина, Уфаның “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев бар иде.

Гүзәл тамашага җыелган халык алдында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның атказанган артисткасы, “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипова, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артистлары Илһам Вәлиев, Идрис Газиев, “Премьер” вокал төркеме, Татарстанның атказанган артистлары Артур Минхаҗев һәм Марат Галимов һ.б. чыгыш ясадылар.

Татар кызларының нәфис сүз, бию, җыр, сәхнә осталыкларын, тарих өлкәсендәге белемнәрен ачып бирүгә корылган төрле сынаулар нәтиҗәсендә “Татар кызы – 2017” исеменә  Татарстаннан Гөлназ Гатина лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*