tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара “Татар кызы -2019” бәйгесенә әзерлек бара
Халыкара “Татар кызы -2019” бәйгесенә әзерлек бара

Халыкара “Татар кызы -2019” бәйгесенә әзерлек бара

17 июньдә Удмуртия Хөкүмәтендә Халык­ара “Татар кызы — 2019” бәйгесенә әзерлек турында утырыш булды. Бәйгенең финалы Ижауда 27 сентябрьдә Опера һәм балет театры бинасында узачак. Узган ел Казанда узган халыкара “Татар кызы — 2018” финалында Ижау дәүләт медицина академиясе студенты Диләрә Гыйльметдинова җиңү яулаганнан соң, эстафета Удмуртиягә күчкән иде.

Оештыру комитетының чираттагы җыелышында Татарстан делегациясе — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Халыкара «Татар кызы» конкурсының башкарма директоры Данис Шакиров һәм “Татар кызы” конкурсы дирекциясенең президенты Лена Колесникова катнашты.

Удмуртия Хөкәмүте Рәисе Ярослав Семенов Можгада шушы көннәрдә республика Сабан туеның бик күңелле узуын әйтеп, Татар­стан җитәкчелегенә милли бәйрәмне уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Алда Халыкара “Татар кызы — 2019” конкурсын тиешле югарылыкта уздыру бурычы торуын билгеләп үтте.

Милли сәясәт министры Лариса Буранова: “Удмуртия мәдәният министрлыгында узган беренче утырышта конкурсның оештыру комитетын сайладык. Аңа Милли сәясәт, Мәдәният министрлыкларының, Матбугат һәм мәгълүмат агентлыгы, Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре берлеге вәкилләре керде. Шулай ук әзерлек планын да төзедек. Әлегә барысы да үз агымы белән бара”, — дип сөйләде.

Данис Шакиров Татарстан тарафыннан нинди эшләр башкарылачагын бераз аңлатып китте. “1 июльгә брендбук әзер булачак. Аны дизайнерлар татар һәм удмурт халкының милли үзенчәлекләрен искә алып әзерләячәкләр. Бүгенге көндә концерт программасы турында да уйлыйбыз. Концертта танылган татар һәм удмурт ансамбльләре, Айдар Галимов, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова кебек татар артистлары катнашыр дип уйлыйбыз. Финал­га танылган фигуралы шуучы Алинә Заһитова да чакырылса, бик яхшы булыр иде. Шулай ук рес-публикада милли тормышка зур өлеш кертүче күп балалы әниләр дә бардыр. Аларны да искә алырга кирәк. Бу планнарга, әлбәттә, үзгәрешләр дә керергә мөмкин”, — диде Данис Шакиров.

Җыелыштан соң алар Опера һәм балет театры бинасының конкурсны уздыру буенча техник мөмкинлекләре белән таныштылар. Оештыру комитетының чираттагы утырышы июль башында булачак. Анда Татарстанның вице-премьеры Вәсил Шәйхразиевның катнашуы көтелә.

Әлеге зур һәм җаваплы конкурста Удмуртия данын “Татар кызы — 2019” конкурсының республика этабында җиңү яулаган Халыклар дуслыгы йорты методисты Дилия Харисова яклаячак.

Альбина Шәйхетдинова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*