tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара туган тел көнендә Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк
Халыкара туган тел көнендә Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк

Халыкара туган тел көнендә Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк

22 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Халыкара туган тел көненә багышлап, “Галиябану” (М.Фәйзи) спектаклен уйный.

Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

Галиябану ролендә – Алсу Фәйзуллина, Хәлилне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин уйный.

Башлану вакыты: 18:30

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*