tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү – уртак максатыбыз
Халыкка  рухи-әхлакый тәрбия  бирү – уртак максатыбыз

Халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү – уртак максатыбыз

17 декабрь көнне  “Ак калфак”  татар хатын-кызлары оешмасының  Әлмәт бүлеге район  башкарма  комитеты һәм  Советы  белән берлектә  “Халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүдә иҗтимагый оешмаларның  роле” дип исемләнгән конференция уздырды. Чарада  ТР ның  Баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев,  Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, шәһәр һәм район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Бөтендөнья  татар  конгрессының  Әлмәт  бүлеге  җитәкчесе  Ильяс Салахов,  табиблар,  укытучылар,  авыл җирлеге башлыклары  һәм имамнары,  иҗтимагый оешма вәкилләре, журналистлар катнашты.

Яшьләр үзәге  бинасының  фойсы  иртүк татар рухы, татар  моңы белән сугарылды ул көнне.  Балалар бакчалары, мәктәп музейлары,  татар почмакларынан әлеге залга күчкән   милли  эшләнмәләр, курчаклар күргәзмәсе,  тирә–якка хуш ис аңкыткан   татар халык ашлары,  укытучылар, тәрбиячеләр өчен кулланма дәреслекләр, мәгърифәтчеләребезнең бала, гаилә тәрбиясенә багышланган  хезмәтләре тупланган китаплар  әлеге мохитны тулылындыручы төп чыганак булдылар. Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең   “ Риваять”  ансамбле  чыгышы әлеге  бергәлекне  тагын да  күркәмләндерде.

Конференциянең  пленар  өлеше  Наҗия  Хәйдәрованың  сәламләве белән башланып китте.

“Иҗтимагый  оешмалар – Бөтендөнья татар конгрессы , “Ак калфак”, мөхтәсибәт,  мөслимәләр җәмгыяте,  халыкның үзаңын,  җәмгыятьтәге теге яки бу  вакыйгага карата мөнәсәбәт  формалаштыруда  мөһим  фактор  булып  тора.  Бигрәк тә  бүгенге көндә аларның  бердәм,  бер фикердә  булып уртак  максатларга  хезмәт итүе мөһим.   Ә безнең  уртак  максат – халыкка  рухи- әхлакый  тәрбия  бирү,”– дип  ассызыклап узды   ул үзенең чыгышында.

Конференция барышында  халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсенең актуальлеге һәм  аны  хәл итү өчен  тәкъдим ителгән  эш алымнары  докладларның  һәрберсендә  чагылыш тапты. Елховой авылы җирлеге башлыгы Дания  Хәйрисламова ,мәсәлән,  үз авылы мисалында халыкка рухи –әхлакый  тәрбия  бирү  тәҗрибәсе  белән  уртаклашты,  Әлмәт  наркология  диспансерының баш табибы Сирень Халиков  районында  наркологик  ситуация , яшьләрне  һәлакәткә илтүче  проблемалар  турында сөйләде.

Дини тәрбия бирү белән  үзәк мөхтәсибәт тарафыннан  аттестацияләнгән  авыл  имамнары, мөслимәләрнең генә шөгыльләнергә тиешлеге,  бу эшнең традицион   ислам кануннары,  милли  гореф– гадәтләребезгә нигезләнгән  булуы хакында мөслимәләр җәмгыяте  рәисе  Наилә  DSCN9679Зыятдинова  һәм Бишмунча  авылы  абыстае  Фатыйма  Бәдретдинова  сөйләделәр. “Альметьевский   вестник “ газетасы  баш мөхәррире,  “Ак калфак”  татар хатын-кызлары оешмасының Әлмәт бүлеге  җитәкчесе Ландыш  Зарипова  ассызыклаганча, әдәп-әхлак кыйммәтләре төрле дини  агымнар  арасында  бүлгәләнеп үзенең  асыл төшенчәләрен югалта бара. Бер  күмәк гаилә булып  яшәргә тиешле  авыл кешеләре арасында мондый бүленешләрне булдырмау,  йола һәм гореф – гадәтләребезне саклап калу,  аларны  яшьләр тормышына  актив кертү,  шул рәвешле әдәп-әхлак тәрбиясенә уңышлы  җирлек   булдыру  бүген  биредә утыручы  иҗтимагый оешма вәкилләренең төп эш юнәлеше булырга тиеш.  Икенче  мөһим шарт – бу эшчәнлек һәркем тарафыннан аерым түгел,  власть  югарылыгында, бу очракта авыл  җирлеге башлыклары  контроле һәм ярдәме белән алып  барылырга тиеш.

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр  буенча  урынбасары Сиринә  Җиһаншина мәгариф учреждениеләрендә  әхлак тәрбиясе  торышына тукталды.

Конференция  иҗтимагый оешмалар  һәм  власть органнарының  алдагы эш юнәлешләре    күрсәтеләгән   резолюция кабул ителгәннән  соң  “Күркәм гаилә” республика бәйгесе  җиңүчеләре  булган Мусиннар  гаиләсе  һәм  “Заман” төркеме  егетләре  чыгышы  белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова, “Әлмәт хәбәрләре”  газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*