tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыклар  дуслыгы –  милли кыйммәтләрне саклауның төп  шарты
Халыклар  дуслыгы –  милли кыйммәтләрне саклауның төп  шарты

Халыклар  дуслыгы –  милли кыйммәтләрне саклауның төп  шарты

Узган атнада Әлмәтнең  Риза Фәхреддин  исемендәге  гимназиясендә   Иҗтимагый  Советның  киңәйтелгән утырышы булып узды. Чара  Әлмәт башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният идарәләре, “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге тарафыннан оештырылды.

Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм өйрәнү комиссиясенең  эшчәнлегенә багышланган  киңәшмәдә   Әлмәт муниципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин,  Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы депутаты  Марат Галеев, ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нугуманов катнашты.

Бу көнне гимназия  Татарстанда яшәүче халыкларның  гореф–гадәтләрен, йолаларын чагылдырган  милли үзәккә әверелде. Һәрбер   милләт кунаклар хозурына  декоратив – гамәли  иҗат  эшләнмәләре,  милли  ризыклары белән бизәлгән күргәзмәләрен тәкъдим итте, тарихы, мәдәнияты  турында  сөйләде. Киңәшмәдә  катнашучыларга,  шулай ук, татар, әзербайҗан, әрмән телләрен өйрәнү буенча  ачык дәресләр  дә  күрсәтелде.

Иҗтимагый  Совет  утырышының  пленар  өлеше район башлыгы урынбасары  Наҗия  Хәйдәрованың  доклады белән башланды.  Наҗия  Мисбаховна  үзенең  чыгышында  ассызыклап  узганча, Әлмәт муниципаль районында 2015-2020 елларда дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү муниципаль программасы эшли һәм тормышка ашырыла. Милли мәгарифнең дәрәҗәсен үстерү телләрнең кулланылыш сферасын киңәйтү, мәгариф системасында эшләүчеләрнең квалификациясен  күтәрү, мәдәни һәм этнотелләр төрлелеген саклау, туган телдә укытуга һәм милләттара аңлашуга ирешү – эшчәнлекнең төп нәтиҗәсе булып тора.

Бөтендөнья татар конгрессының  Әлмәт бүлеге   җитәкчесе Ильяс Салахов оешма тарафыннан алып барылган эшчәнлеккә тукталды. ТР  Дәүләт Советы депутаты  Марат Галеев үзенең чыгышында   милләтара мөнәсәбәтләрнең  һәрвакыт актуаль булуын  билгеләде. “Әлеге  мәсьәләне хәл итүдә   универсаль рецептлар юк,  бары тик милли традицияләрне саклау, бер –береңнең  хөрмәт итү юлы белән генә  халыкларның дус яшәвенә ирешеп була,”–диде ул үзенең чыгышында. Татарстан халыклары Ассамблеясының Әлмәт җирлегендәге эшчәнлеге хакында  Улугбек  Хәкимов сөйләде.  Киңәйтелгән  утырыш  ахырында  Татарстан  халыкларының   III  съездына  Әлмәттән делегатлар сайланды, алар арасында  “Ак калфак”  татар хатын –кызлары оешмасының  Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова да бар.

 Фәрдия  Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*