tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә Татарстан Республикасының делегатлары белән очрашу узды

Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә Татарстан Республикасының делегатлары белән очрашу узды

Бүген Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы, музейның баш рәссамы Матвеев Тимур Валерьевич, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының РФ регионнарындагы татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты хезмәткәре Садриев Азат Алмас улы “Патриот” балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган зал ачу буенча очрашуда катнашты.

Нижневартовск шәһәрендә яшәгән 278 мең халыкның 40 меңнән артыгы татар, алар Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән. 46 еллык шәһәр тарихында аның иң беренче урамнарының берсенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме бирелгән. 2007 елда Нижневартовск шәһәре “Мирас” татар милли мәдәни мохтарияте, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында тантаналы рәвештә Муса Җәлил һәйкәле ачылган иде.

Бүгенге сәфәр Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Нижневартовск шәһәре “Патриот” балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгенең директоры Кадров Фаил Мансур улы белән очрашуда Муса Җәлилгә багышланган залның концепциясе, тәкъдимнәр каралды. Моннан соң җирле татар милли мәдәни мохтарияте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Мөхәммәтҗанов Рафаил Рәфкать улы кунакларны иҗтимагый үзәк белән таныштырды, оешманың активы белән очрашу узды. Көн тәртибендә татар һәм башкорт китаплары бүлеге булган Нижневартовк шәһәре 5нче номерлы китапханә мөдире Заһидуллина Зөлфия Фәрит кызы белән очрашу да булып узды. Ул китапханәнең эшчәнлеге һәм татар әдәбияте, мәдәниятенә бәйле узган чаралар белән таныштырды. Программаның дәвамы булып Нижневартовск шәһәре төбәк тарихын өйрәнү музее һәм Милли мәдәниятләр үзәгендәге очрашулар уздырылды.

Автор: Азат Садриев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*