tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатын-кызлар бәйрәме ырынбурча
Хатын-кызлар бәйрәме ырынбурча

Хатын-кызлар бәйрәме ырынбурча

Бик матур кичә шәһәребезнең Х.Ямашев исемендәге китапханәсендә узды, дип язылган Ырынбур шәһәреннән Рушания Аббасова имзалаган хатта.

Биредә бәйрәмнәр бик еш уздырыла һәм хатын-кызларга багышланганнары – иң күңеллеләрнең берсе. Бу чарада“Ак калфак” оешмасы рәисе, эшкуар Аббасова Раушания Миңнулла кызы катнашты. Кичәне алып баручы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Вәсилә Хәлим кызы Шәрәфетдинова, чараны асыл затларыбызга багышланган, ир-шагыйрьләр тарафыннан язылган шигырьләрне укудан башлады. Китапханә мөдире Светлана Хәлил кызы Әхмәтҗанова: “Язгы кояшның беренче нурлары барыгызга да көч, шатлыклар алып килсеннәр, ә кыш җилләре кайгыларны, борчулыларны алып китсеннәр, мин сезгә барыгызга да тик бәхетле мизгелләр генә телим”, – диде.

Кичәгә килгән кунакларның күбесе чыгыш белән чыктылар: Фәридә Сәетборһанова һәм Фәүзия Мавлембердина ике тавыштан җырладылар, Гөлфәридә абыстай Әбүбәкерова мөнәҗәт әйтте, Хәзирә абыстай Абдульменева татар милләтеннән булган танылган хатын-кызлары турында сөйләде, Муса Җәлилнең сеңелесе Зәйнәпнең кызы Елена Павловна абыйсын хөрмәтләгән өчен рәхмәтләрен белдерде, Улумбекова Гөлйөзем Гайса кызы гореф-гадәтләребез турында сөйләде, М.Җәлилнең “Яулык” шигырен укыды.

Китапханәдә күп еллар эшләп, хәзер инде 24 ел лаеклы ялда булган Лия апа Рафикова быел 110 еллыгын билгеләп үтүче китапханәдә эшләгән ханымнарны исенә төшерде. Алар: Галәветдинова Бибинур, Шәрипова Җиһан, Гарипова Наилә, Муксимова Наҗия төрле елларда китапханә мөдирләре булган. Белем учагы ул елларда мондый матур бинада урнашмаган әле. Бигрәк тә сугыш елларында китапханәчеләр эшкә сумкаларында күмер алып килеп, бинаны җылытканнар. Шундый кыенлыкларга карамастан, алар китапханәне саклап калганнар, рәхмәт аларга. Бу ханымнарның рухларына багышлап, Гөлфәридә абыстай догалар укыды.

Ул чордагы эшне китапханәнең хәзерге хезмәткәрләре дәвам итәләр, укучыларын чакырып, мул табыннар артында аларны сыйлылар, төрле чаралар уздыралар. Әлбәттә, мондый эштә иганәчеләрсез булмый. Менә бу кичәдә Р.Аббасова, Р.Тойгынов, Ә.Искәндәров, Р.Әбдрәшитов матди ярдәм иттеләр, өстәлләрдә тәмле ашамлыклар бихисап иде.

Кичә дәвамында матур татар җырлары яңгырап торды. Аларны “Урал сандугачы” һәм “Ак хисләр” конкурслары лауреаты Радик Ваһапов башкарды.

Кичәгә килгән барча кунаклар исеменнән китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләр белдереп, аларны яз бәйрәме белән котлап, эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә тынычлык, барысына да саулык теләп таралыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*