tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатын-кызлар – тормыш бизәге
Хатын-кызлар – тормыш бизәге

Хатын-кызлар – тормыш бизәге

Июль аенда Похвистнево районы хатын-кызлары советының икенче җыелышы узды. Ул көнне Урта Аверкино авылы Мәдәният йортында районның төрле авылларыннан 30лап хатын-кыз җыелды. Мөхтәрәм кунаклардан район башлыгы Юрий Рябов, аның урынбасары Мөдәррис Мамышев чакырылган иде. Җыелышка Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, аның урынбасары Зәйтүнә Газизуллина, авылыбызның хатын-кызлары советы әгъзалары — мин, Саимә Морзаханова, һәм Наилә Алтынбаева бардык.
Чараны Юрий Рябов сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде. Сайлаулар турында сөйләгәннән соң, ул хатын-кызларга карата күп җылы сүзләр әйтте. “Сез — тормышыбызның бизәге, нәсел калдыручылар, үз милләтегезнең гореф-гадәтләрен саклаучылар. Ә без, ир-атлар, сез булганга сөенеп, шатланып яшибез”, — диде район башлыгы һәм залда утыручы хатын-кызларга “Куйбышев — запас башкала” медальләрен тапшырды.

Җыелыш кысаларында “Милли гаилә – минем горурлыгым” дип аталган бәйге дә үткәрелде. Анда рус,татар, мордва, чуваш гаиләләре катнашты. Алар үз милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр, биеп-җырлап та күрсәттеләр, мөхтәрәм жюри әгъзалары – Мөдәррис Мамышевка, иҗтимагый мәсьәләләр буенча район башлыгының беренче урынбасары Виталий Ятманкинга, аверкинолы Юлия Ромадановага милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.

Татар гаиләсе көнкүрешен Гали авылы активистлары Фидаил һәм Рания Хәсәновлар һәм аларның игезәк кызлары Камилә белән Наилә күрсәттеләр. Мәчәләй, Мансур авылларыннан килгән милләттәшләребез дә лаеклы чыгыш ясадылар. Чара ахырында жюри әгъзалары нәтиҗә ясап:“Җиңелүчеләр юк, барыгыз да беренче урынга лаек”, — дип игълан иттеләр. Юрий Федорович бәйгедә катнашкан гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Соңыннан барыбыз да сугыш батырларына куелган һәйкәл янына барып, чәчәкләр куйдык, истәлеккә фотосурәткә төштек, балалар күккә һава шарларына бәйләгән кагәзь күгәрченнәр очырдылар. “Похвистнево районы хатын-кызлары советының өченче җыелышын да шулай матур үткәрергә тырышырбыз”, — дип белдерде оешма рәисе Ирина Макеева.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*