tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатыйп Миңнегулов Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде
Хатыйп Миңнегулов Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Хатыйп Миңнегулов Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Бүген Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында танылган әдәбият галиме, РФ Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан университетының мактаулы профессоры, күп санлы дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәменә багышлап “Гомерем мизгелләре” дип аталган юбилей кичәсен билгеләп узды.

Галимне котларга Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, аның беренче урынбасары Данис Шакиров,  Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге  вәкилләре, укытучылар һәм студентлар катнашты.

“Халкыбының күп санлы җәүһәрләре табылган, өйрәнелгән, милләтебезгә кайтарылган, ләкин шул ук вакытта әле мирасыбызны барлау өлкәсендә эшлисе эшләр бихисап күп. Хатыйп ага Миңнегулов әлеге хезмәтләрне намус белән үти. Ул безнең арабыздан киткән галимнәребез Мөхәммәт Мәһдиев, Миркасыйм Госмановларның эшен дәвам итүче иң абруйлы галимнәребезнең берсе” – дип ассызыклады Ринат Закиров үзенең котлау сүзендә. Шулай ук Татар конгрессы җитәкчесе юбилярга “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге медален һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Өстәп шуны әйтергә кирәк, бүгенге юбилеен Хатыйп Миңнегулов 55 китап һәм 1500дән артык фәнни мәкаләләре белән каршылый. Галим күптән түгел генә Кытай халык республикасының Пекин шәһәрендә узган фәнни конференциядә төп доклад белән чыгыш ясап кайткан. Татар халкының олпат галиме бүген дә хәрәкәттә һәм актив иҗатын, фәнни эзләнүләрен туктатмый.

Белешмә өчен:

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй районы Апач (рәсми исеме Сармаш по Ирне) авылында дөньяга килә. Әтисе ягыннан X. Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә барып тоташа. Әтисе Йосыф (1909—1944) фронтта һәлак була. Дүрт бала ана тәрбиясендә үсә.

1959—1964 елларда ул — Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. 1967 елның ноябреннән —Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы. 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сарай турында кандидатлык, 1991 елда «Татар әдәбияты һәм Шәрык классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)» темасына докторлык диссертацияләре яклый. 

Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, мәкаләләр яза.

Әдәбият фәне белән X. Миңнегулов университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый. Төп игътибарын моңа кадәр фәндә юньләп тикшерелмәгән Алтын Урда чорына, ягъни XIII—XV йөзләрнең рухи мирасына юнәлтә. 

Галим — борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын җентекләп өйрәнеп, бу өлкәдә үз мәктәбен тудырган зат. Аның борынгы төрки, Болгар һәм Казан чоры, Алтын Урда дәвере хакындагы хезмәтләре, Кол Гали, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи, Өмми Кәмал, Мөхәммәдьяр, Колшәриф һәм кайбер башка әдипләр хакындагы мәкаләләре укучыларга яхшы таныш.

Х. Миңнегуловның XIX йөз әдәбиятын гыйльми өйрәнүдә дә өлеше зур. Каюм Насыйри, Салихҗан Кукляшев, Шәмсед-дин Зәки, Акмулла, Гали Чокрый, Яков Емельянов, Ризаэддин Фәхреддин хакындагы язмалары, Ш. Садретдинов белән берлектә язылган «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (1982), «XIX йөз татар хрестоматияләре» (1982) китаплары педагогик процесста иркен файдаланылалар.

Х. Миңнегулов эшчәнлегенең мөһим бер өлеше XX йөз әдәбиятына нисбәтле. Мәсәлән, ул Тукайның аерым әсәрләрен тикшерә, шагыйрь иҗатында урта гасыр татар һәм Шәрык традицияләренең ничек, ни рәвешле дәвам иттерелешен ачыклый. Галимнең шулай ук Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич, К. Нәҗми, Ә. Рәшит, Ә. Синугыл, Р. Гаташ һәм XX гасырның кайбер башка авторлары, хәзерге әдәбият фәненең торышы хакында да язмалары бар.

Галимнең әдәбият теориясе өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Аның тарихи һәм теоретик поэтика, традиция һәм новаторлык, жанрлар (газәл, робагый, кысалы кыйсса, мәдхия, мәрсия, мөнәҗәт, хикәят, дастан һ. б.), әдәби багланышлар, шигырь төзелеше хакындагы язмалары монография һәм җыентыкларда, дәреслекләрдә, энциклопедия-сүзлекләрдә басылып чыккан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*