tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хаҗ һәм вирус
Хаҗ һәм вирус

Хаҗ һәм вирус

Быел хаҗ кылу вакыты 8 июльдән 2 августкача билгеләнгән. Әмма пандемия аркасында билгесезлекләр күп. РФ мөселманнары Диния нәзарәте хаҗ кылу өчен Согуд Гарәбстаны белән авиаэлемтә ачуны сорый. Бу хакта “Известия” гә ДУМда белдерделәр.

Анда билгеләп үткәнчә, Согуд хакимиятләреннән чикләрне ачу турында соңгы карарны көтәләр. Аларның фаразлары буенча, бу хакта инде бу атнада игълан ителергә тиеш. Согуд Гарәбстанының Хаҗ мәсьәләләре буенча министрлыгында якын арада гаризалар кабул итү даталарының билгеләнәчәген раслаганнар.

ДУМда, шулай ук, быел Россия Мәккәгә һәм Мәдинәгә хаҗ кылуга квотаны кыскартырга мөмкиннәр, дип билгеләделәр. Бу җөмләдән карарны составына санитария оешмалары вәкилләре керәчәк махсус совет кабул итәчәк.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*