enrutat
Баш бит / Хәләл стандартлары Комитеты: «Без хәләл сертификациядә бизнес ясамыйбыз»
Хәләл стандартлары Комитеты: «Без хәләл сертификациядә бизнес ясамыйбыз»

Хәләл стандартлары Комитеты: «Без хәләл сертификациядә бизнес ясамыйбыз»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Хәләл – мөселманнарның аерылгысыз хокукы» темасына матбугат  конференциясе узды. Анда ТР МДН хәләл стандартлары Комитеты рәисе Низамов Марат Ринат улы, «Тест-Татарстан» республика сертификация методик үзәге җитәкчесе Гогин Сергей Валерий улы, хәләл стандартлары Комитетының шәригать бүлеге җитәкчесе Нургалиев Рөстәм Марат улы катнашты. Спикерлар хәбәрчеләргә Татарстанда хәләл сертификацияләү системасы турында, хәләл продукция җитештерүчеләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту ысуллары, Россия һәм Татарстанда хәләл индустрия үсеше тенденцияләре турында сөйләделәр.

Әлбәттә, матбугат конференциясендә «Челны -мясо» ААҖ тарафыннан хәләл булмаган продукцияне хәләл билгесе белән сатуга чыгару очрагы да игътибарсыз калмады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте беренчеләрдән булып әлеге күңелсез вакыйга хакында үзенең фикерен белдерде һәм кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклау ягында булды. Бүгенге көндә «Челны-мясо» предприятиесе Комитеты белән килешми башкарган  инициативасы өчен хәләл сертификацияләү Таныклыгын бөтенләйгә югалтты. «Безнең өчен үз абруебыз һәм кулланучыларның ышанычы мөһим, — дип ассызыклады ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары Комитеты рәисе Марат Низамов. – Комитетның 13 ел эшчәнлеге дәверендә мондый очрак белән беренче каршылашабыз».

Шул ук вакытта, матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әлеге фактны тикшерү максаты белән махсус комиссия булдырылуы хакында хәбәр ителде. Бу хакта журналистларга «Тест-Татарстан» республика сертификация методик үзәге җитәкчесе Гогин Сергей җиткерде. Комиссия вәкилләренә хокук бозу очрагында катнашучыларны гына түгел, ә мондый фактны оештыруга этәрүчеләрне дә билгеләү йөкләнде. Бу комиссия алга таба да хәләл продукция җитештерүче оешмаларны тикшерү белән  шөгыльләнәчәк, дип белдерде Сергей Гогин һәм «Тест-Татарстан» бары тик ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары Комитеты белән хезмәттәшлек итүен ассызыклады.

Журналистларга хәләл стандартлары Комитетының Сертификацияләү системасының таләпләре турында сөйләделәр. Иң беренче чиратта җитештерүчеләрнең түгел, ә кулланучыларның мәнфәгатьләрен өстенлек итеп куйган Комитетның таләпләре хәләл товар җитештерүчеләргә карата югары. Әлеге сертификацияләү системасы процедурасын узган предприятиеләргә ике документ — ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары Комитеты таныклыгы һәм «Тест-Татарстан» республика сертификация методик үзәгенең дәүләт үрнәгенә туры килгән Сертификаты бирелә.

Шул рәвешле, «Хәләл» сертификатка ия булу предприятиягә рәсми рәвештә хәләл продукциясенең РФ сыйфат һәм куркынычсызлык кануны таләпләренә туры килүе турында юридик хокук бирә. Бүгенге дөньяви шартларда предприятиеләр өчен хәләл товар җитештерү хокукын алу зур әһәмияткә ия, чөнки дәүләт тарафыннан расланган хәләл продукцияне эскпортка чыгару мөмкинлеге бар.

Марат Ринат улы хәләл таләпләренә туры килү сертификациясен үтү процедурасын җентекләп аңлатты. Әлбәттә, таләпләр югары булу сәбәпле, сертификат алу җиңел түгел. ТР МДН хәләл стандартлары Комитеты  «Тест-Татарстан» республика сертификация методик үзәге белән берлектә барлык документлардан тыш, предприятиеләрнең продукция ассортиментын һәм аның составын тикшерә, цехларда җитештерү процессын, андагы шартлар белән барып таныша.

Комитетның сертификацияләүдә мөһим таләпләрнең тагын берсе- сертификат бирелгән предприятиене контрольдә тоту һәм даими тикшерү.  Комитетның штаттагы тәҗрибәле контролерлары предприятиеләргә бара һәм җитештерү процессларын карый, хәләл сертификатка ия оешмаларга җаваплы хезмәткәрне билгели. Бу уңайдан Комитет рәисе Марат Ринат улы Казандагы «Бәхетле» челтәренең хәләл кибетен мисал итеп китерде. Әйтик, сертификация процедурасына «Бәхетле» җитәкчелеге тарафыннан якынча 40 мең төр продукция тәкъдим ителгән иде, әмма Комитет хәләл таләпләренә туры килүче бары тик 12 мең төрен генә раслады, — диде Комитет рәисе.

Журналистлар предприятиеләр өчен әлеге катлаулы сертификацияләү процедурасын узуның бәясе белән дә кызыксынды. Марат Низамов һәр предприятие өчен махсус исәпләү формуласы булуын аңлатты. Бу предприятиенең эшчәнлеге өлкәсенә, продукция җитештерү процессының катлаулылыгына һәм четереклелегенә, ассортиментына һәм эш мәйданчыкларына карап исәпләнә. Аның сүзләренә караганда, кагыйдә буларак, сертификацияләү процедурасының хакы предприятие өчен әлләни югары булмый. ТР МДН хәләл стандартлары Комитеты акча эшләү белән шөгыльләнми. «Без хәләл сертификацияләүдән бизнес ясамыйбыз. Безнең учредителебез — Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте. Мөфтият эшчәнлегендә Россиядә хәләл-индустрия үсеше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без  кулланучыларның һәм мөселманнарның мәнфәгатьләре өчен тырышабыз», — дип аңлатты Низамов.

ТР МДН хәләл стандартлары Комитетының шәригать бүлеге җитәкчесе Нургалиев Рөстәм Марат улы күпләрне кызыксындырган хәләл төшенчәләргә аңлатмалар бирде. «Хәләл индустриясе бик киң мәгънәне үз эченә ала. Әйтик, хәләл азык-төлек тармагында хәрәм компонентлар кулланылмаска тиеш. Мәсәлән, хәләл продукция җитештерүдәге махсус җайланмаларда рөхсәт ителгән майлау материаллары файдаланылырга тиеш. Алар составында Ислам тарафыннан тыелган компонентлар булмау мөһим», — диде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары Комитеты 2008 елда оештырылды. 2009 елда Комитет «Тест-Татарстан» республика сертификация методик үзәге белән берлектә «Ислам кануннарына туры килүче хезмәтләр һәм продукция сертификацияләүнең ирекле –(Halal) Хәләл Системасын» булдырган һәм Росстандарт федераль агентлыгында теркәгән. 2018 елның 25 июненә карата булган мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасы хәләл стандартлары Комитеты тарафыннан 120дән артык юридик затка сертификат бирелгән. Комитетның оешкан көненнән алып бүгенге көнгә кадәр 1500дән артык предприятиегә сертификацияләү процедурасы үткәрелгән. 2017 ел мәгълүматларына караганда хәләл сертификаты алу теләгенә 141 гариза кабул ителгән, шуларның 114нә таныклык тапшырылган.

Комитетның төп бурычлары:

  • Россия һәм халыкара стандартлары нигезендә хәләл продукция һәм хезмәтләрне сертификацияләүне оештыру һәм уздыру;
  • сертификацияле продукт һәм хезмәтләрне алга этәрү;
  • стандартны куллануны контрольдә тоту;
  • хәләл стандартларын үтәү буенча тәҗрибәле белгечләр әзерләү һәм аларны укыту.

2017 елның 6 октябрендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Росстандарт федераль агентлыгында Россия ислам институты нигезендә «Хәләл» хезмәтләр һәм продукция җитештерү буенча 704нче номерлы Техник Комитет булдырылды. Аның составына 3 подкомитет керде:  азык-төлек продукциясе, азык-төлек булмаган продукция һәм хезмәтләр.

2015 елда Комитет Бөтендөнья Хәләл Советы (WHC) рәсми әгъзасы булды.  Бу Комитетның сертификациясен узган хәләл продукция җитештерүче Россия эшмәкәрләренә халыкара базарда сәүдә итәргә ярдәм итә. Әйтик, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны һәм мөселман илләре белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*