tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хельсинкида Финляндия татарларына багышланган диссертация якланды
Хельсинкида Финляндия татарларына багышланган диссертация якланды

Хельсинкида Финляндия татарларына багышланган диссертация якланды

Бүген, 27 ноябрьдә Хельсинкида биредә имам булып хезмәт итүче Рамил хәзрәт Беляев фәнни эшен яклады. Ул Финляндиядә гомер итүче татарларга багышланган һәм “Финляндиянең татар диаспорасы: интеграция һәм милли үз йөзен саклау мәсьәләләре» дип атала.

Яклау чарасына милләттәшләребез дә килгән иде. Шул исәптән Казаннан Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев та Финляндиягә сәфәре программасына бу чарага катнашуны керткән иде.

Диссертация уңышлы якланды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Рамил хәзрәтне бу шатлыклы вакыйга уңаеннан чын күңелдән тәбрик итә!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*