tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәмдүнә Тимергалиева каберенә ташны киләсе елга майда куйдырырга ниятлиләр
Хәмдүнә Тимергалиева каберенә ташны киләсе елга майда куйдырырга ниятлиләр

Хәмдүнә Тимергалиева каберенә ташны киләсе елга майда куйдырырга ниятлиләр

Киләсе елның май аенда Хәмдүнә Тимергалиевага кабер ташы куйдырырга ниятлиләр. Бу хакта мәрхүмә җырчының вафатына 40 көн тулуга багышланган Коръән ашында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.

«Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда, Илһам Шәриф җырчының каберенә таш куйдыруны махсус туган көненә туры китереп эшләячәкләрен әйтте.

Бу минутларда Мәрҗани мәчетендә бара торган чарага Хәмдүнә Тимергалиеваның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары җыелган. Алар барысы да җырчы турында якты истәлекләре белән уртаклаша. Аның туры сүзле, гадел кеше булуын, дөнья малына кызыгып яшәмәвен билгеләп үттеләр.

Чараны Фердинанд Сәлахов алып бара. «Халык күңеле тулай торак түгел, анда болай гына кереп булмый, ә ул халык күңеленә кергән җырчы. 72нче яшендә әле республикада бер җырчының да тере тавышка үз концертларын биреп йөргәне юк иде», — диде.

  • Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туган. 2020 елның 14 сентябрендә вафат булды.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*