enrutat
Баш бит / Хәнисә Алишина: Фәнгә багышланган гомер
Хәнисә Алишина: Фәнгә багышланган гомер

Хәнисә Алишина: Фәнгә багышланган гомер

Хәнисә Алишина 1953 елда Төмән шәһәрендә туган. Биредә ул 1972 елда педучилище, аннары 1982 елда Төмән дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Аның 30 елга якын педагогик хезмәт юлы Төмән шәһәре, Яркәү, Төмән районнары мәктәпләрендә башлана. Фән юлына сукмак салганда, аның инде бай тормыш тәҗрибәсе тупланган 20 елдан артык педагогик хезмәт стажы була. Аннары аның мәшһүр Казан университетында аспирантурада уку чоры. Ул аны 1991 елда тәмамлый. Татарның олы дөньясы, бай, рухи хәзинәсен саклаган Казанда уку, белем алу, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашу аңарда үз халкы, аның язмышы, киләчәге турында икенче күзлектән карарга өйрәтә. Казан аның дәртле хыяларына канатлар куя. Нәтиҗәдә, Хәнисә Алишина 1992 елда “Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче себер татарлары сөйләме” темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Ләкин ул моның белән генә тынычланып калмый, тел гыйлеменә тирәнрәк үтеп керү юлларын эзли.

Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина Россиядә яшәүче татарлар дөньясында мәгълүм киң карашлы, тирән белемле тюрколог. Ул беренче көндә Төмән дәүләт университеты каршында ачылган “Тюркологиянең фәнни белем бирү Үзәге” директоры. Филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина зур гыйлемлелек белән югары дәрәҗәдәге кешелек сыйфатларына ия булган сирәк очрый торган шәхесләрнең берсе, киң җәмәгатьчелектә абруйлы шәхес. Табигать биргән таланты, үтә тырышлыгы, җитезлеге, тормыш белән ныклы элемтә аны милләтебезнең рухи символына әверелгән галимнәр рәтенә куйды, ул төрки тел гыйлемендә әйдәп баручы галимнәрнең берсенә әйләнде. Аның фән өлкәсендә ирешкән казанышлары күпсанлы гыйльми дәрәҗәләрендә һәм исемнәрендә ачык чагыла: Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Бөтендөнья төрки академиясе әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасе, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасе, “Татарские края”, “Татар иле”, “Татарский мир”, “Фэнни Татарстан”, “Яңарыш” газеталарының редколегия члены, 2000–2015 уку елларында Төмән дәүләт университетының филология факультетының Галимнәр советы члены, ә 2001 – 2006 уку елларында Төмән дәүләт университетының Галимнәр советы члены, 2002 елдан Төмән дәүләт университетының диссертацион советы члены итеп сайлана. Россия Федерациясе һәм Татарстан журналистлар Берлеге әгъзасе, 2001 елдан Төмән өлкәсе Думасы, 2015 елдан РФ Дэулэт думасы депутаты ярдәмчесе, “Российская тюркология” регионара журналы хезмәткәре, ОИФН РАН каршындагы Россия тюркологлар комитеты члены, Төмән өлкәсе Губернаторы каршындагы җәмәгать оешмасы палатасы члены, Россия Федерациясенең югары профессиональ мәгарифе мактаулы хезмәткәре, Төмән өлкәсе һәм Төмән районы милли-мәдәни автономиясе члены, Тубыл педагогия институтының мактаулы профессоры, Халыкара фәнни “Татарика” журналының редакция советы члены.

Хәнисә Алишина башкарган башка эшләрне дә санап чыксаң, бүген аның халык мәнфәгате, ил гаме белән яшәргә, үзе көч түгеп эшләргә өйрәнгән, инде аның күптән милләтебезнең горурлыгына әйләнгән күренекле галим–педагог булуын һәм халкыбызның туган телен мәдәниятен, тарихын өйрәнү, телебезне үстерү һәм баету өчен нәтиҗәле эшләвен күзалларга мөмкин.

Тирән белемле, киң карашлы Хәнисә Җәүдәт кызына тел гыйлеме дөньясына кадәр шактый озын педагогик хезмәт юлын үтәргә туры килә. Төмән педучилищесын тамамлаганнан соң башланып киткән педагогик хезмәте өлкәбезнең татар авылларына, татар мәктәпләренә руслашу йогынтысы кергән елларга туры килә. Үзе эшләгән Тархан мәктәбенең аянычлы хәлен, руслашып барган халык язмышын уйлап, борчылып яши бу елларда. Заман таләбен сизгер тоемлап, халкыбызны рухи торгынлыктан уяту, үстерү, аның тарихын өйрәнү турында вакытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик мәкаләләр, очерклар бастыра “Себер татарларының теле, мәдәнияте”, “Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм тел проблемалары”, “Себер җирендә татар тарихы” һ.б. язмаларында аның дөньяга карашы, иҗат принциплары чагыла. Күп шәһәрләрдә (Мәскәү, Казан, Уфа, Новосибирск, Төмән) үткәрелгән фәнни-практик конференцияләрдә, Венгриядә фин–угор Конгрессына, Бөтендөнья татар конгрессы эшендә актив катнаша. Анда себер татарлары тормышына, тел мәсьәләләренә кагышлы – халыкның милли үзаңын уяту, милли рухын ныгыту, татар милләте бердәмлеген тәэмин итү кебек проблемалы мәсьәләләр буенча эчтәлекле чыгышлар ясый. Аның тирән эчтәлекле һәр чыгышы, һәр сүзе өлкәбездәге милли-иҗтимагый хәрәкәте, милли үзаңның үсеше белән тыгыз бәйләнгән була. Аның башлангыч хезмәтләре себер татарлары тарихы чыганакларының басыла башлавына юл яра. Болар барысы да аның фән юлына зур әзерлекле булып килүен күрсәтә.

Аннары Хәнисә Алишинаның Казанда аспирантурада уку чоры. Татар халкының рухи хәзинәсен саклаган мәшһүр Казан университетында белем алу, әдәбият-сәнгать әһелләре белән аралашу аңарда татар дөньясына икенче күзлектән карарга өйрәтә. Булачак галимәгә Казан зур тәэсир ясый. Татарстан Фәннәр академиясендә эшләп алу, Төмән дәүләт университетында фәнни–педагок эшчәнлек аны чын галим, зур белгеч итеп тәрбияли. Нәтиҗәдә Х.Җ. Алишина 1992 елда “Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче себер татарлары сөйләше” темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Ләкин ул моның белән генә тынычланып калмый. Тәҗрибә туплаган галимә өчен инде фәнгә тирәнрәк үтеп керү юллары ачыла. Себер татарларының сөйләшен – Тубыл–Иртеш диалектының нечкәлек төсмерләрен яхшы белгән, мәдәни тарихын җентекләп өйрәнгән Х.Җ. Алишина “Себер татарларының ономастикасын тарихи–лингвистик тикшерү” темасына 1999 елның ноябрь аенда докторлык диссертациясен Казан дәүләт университетында менә дигән уңышлар белән яклый.

Татар тел белеме һәм тюркологиянең моңарчы өйрәнелмәгән тармагын — Себердә яшәүче төрки халыкларның ономастикасын өйрәнеп тел гыйлеменә яңалык кертүче бу хезмәтендә Хәнисә Алишина бик борынгы ата–бабаларыбызның бөек рухын, күңел хәзинәсенең киңлеген, фикерләү дәрәҗәсенең зурлыгын аңлата торган барлык төр 20.000 ялгызлык исемнәрне җыеп системага салуга ирешә. Себер татарларының килеп чыгышы турында төрле карашлар яшәгән хәзерге чорда халыкның тарихын, үткәнен ачуда иң актуаль проблемаларны күтәрә. Сүзләрнең ясалышын, семантикасын генетик һәм тарихи яктан анализларга ирешә, аларның башка телләрнең тарихи һәм хәзерге ономастикасы белән чагыштырып себер татарларының иң борынгы этник тарихын өйрәнүгә юл сала. Гомуми тел гыйлемен, тюркологияне, төрки телләр диалектологиясен һәм ономастикасын үстерүдә “Себер татарларының тарихи ономастикасы” хезмәтенең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

Себер татарлары укмашып яшәгән Тубыл–Иртеш төбәге Төмән өлкәсе тарихында аның икътисади һәм мәдәни тормышында үзенчәлекне урын алып тора. Шуңа күрә мондагы халыкның ономостикасын – өлешчә ойконимнарын фәнни-тикшеренү хәзерге тюркология фәне өчен мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Алга таба Хәнисә Алишина халыкның тел үзенчәлекләрен, аның иң борынгы тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия “Себер татар авыллары исемнәре” дигән гыйльми хезмәтен язып 2004 елда бастыра.

“Себер татар авыллары исемнәре” дигән фәнни китабы да тел гыйлеменең җитди казанышларыннан берсе итеп карала. Хәнисә Алишинаның фәнни тикшеренү өлкәсендәге казанышлары исемлегендә 631 мәкалә бастырылган, 301 фәнни, 330 фәнни–популяр мәкаләләр язылган, шул исәптән 30 китап язып чыгарган. Үзе 60-дан артык халыкара, бөтенроссия, региональ конференцияләрдә катнаша, тел гыйлеменә багышланган эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясый. Ул кандидатлык һәм докторлык диссертациялләре яклау буенча махсулаштырылган совет әгъзасы. Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз бәйләнештә эшли. Галимнәрнең авторефератлары, монографияләренә 100-гә якын бәяләмә әзерләде. Аның җитәкчелегендә 10 аспирант кандидатлык диссертациясе яклады.

Хәнисә Алишина моннан 25 ел элек (1993) Төмән дәүләт университетында беренче татар бүлеген ачып, татар телен, себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә. 1993–2013 елларда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә Төмән өлкәнең көнъяк районнары мәктәпләренән 300 гә якын укучы кабул ителеп, түләүсез укып белгечлек дипломнары алуга иреште, 14 чыгарылышта дистәдән артык студент кызыл дипломга лаек булды.

Хәнисә Җәүдәт кызы үзе студентларның фәнни–тикшеренү эшләре тематикасын эшкәртә, камилләштерә. Беренче мәртәбә аның җитәкчелегендә университетта төрки телләре буенча курс һәм диплом эшләре языла. Студентларның фәнни–практик конференциясендә “Татар теле һәм әдәбияты” секцияләрендә дистәләрчә фәнни доклад белән студентлар чыгыш ясый. 1995–2012 елларда студентлар тарафыннан 282 фәнни докладлар язылган, 250-дән артык басма эшләре, Зәнкиев, Сөләйманов укуларында, Юнеско үткәргән “Яшьләр һәм бөтендөнья мирасы” халыкара конференциясендә “Диләрә Тумашева” укуларында 50 тезис һәм мәкалә, өлкә газеталарында 300-ләп мәкалә бастырып чыгарыла.

“Фәнни–педагогик кадрлар, аспирантлар хәзерләү галимәнең профессиональ эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлеше булып тора. Бу өлкәдә аңа күп көч, энергия түгәргә туры килә, — дип язып чыкты Төмән дәүләт университеты профессоры А.Г. Еманов: — “ Х. Җ. Алишина җитәкчелегендә аспирантлар кандидатлык диссертациялләрен бик уңышлы яклыйлар. Аспирантларның уңышлары – фәнни җитәкче, профессор Х. Алишинаның тәкъдир ителерлек зур хезмәте дип карарга кирәк”

Университетның татар бүлеге 1999–2012 елларда җирле халкыбызның фольклорын җыю-өйрәнү һәм аны барлау өлкәсендә дә шактый күләмле эш алып барды. Бу җәһәттән студентларның җәйге практика вакытларындагы фольклор экспедицияләре аерата нәтиҗәле чара булып торды. Беренчедән бу экспедицияләр халкыбызның рухи–мәдәни мирасының өлкәбезнең төрле төбәкләрендә кайда, ничек яшәп килүен ачыклау, җыю булса, икенчедән, студентларның иҗади мөмкинлекләрен үстереп җибәрергә дә көчле этәргеч чара булып торды. Студентлар тюркология буенча курс эшләре язып күбесе аларны яхшы билгеләренә яклыйлар. Туган төбәгебез тарихы, фән–мәдәният хезмәткәрләре, Себер җирендә татар халкы, себер татарларының теле, мәдәнияте, фольклоры, гореф–гадәт йолалары кебек актуаль темаларны яктырткан студентларның ничә дистә мәкаләләре матбугат битләрендә яктыртылып барды. Бу эшләрне оештырган укутычы остаз Хәнисә Алишинаның зур казанышы, зур эшнең – Себер тарихын язуның башлангычы бу.

Бүлектәге студентлар барлык татар җәмәгатьчелеге уздырган чараларда актив катнашалар. Казанда ел саен уздырыла торган “Ягымлы яз” иҗат фестивале, исәпсез конференцияләр, бәйрәмнәр, концертлар, Татарстан галимнәре, язучы-шагыйрьләре белән очрашулар алар катнашыннан башка узмый. Студентлар туган төбәк тарихын өйрәнүдә мәркәзебез Казанның данлыклы университеты китапханәсе архивларында актарынып, өлкәбез тарихына кагылышлы кирәкле материаллар эзләп табалар.

Хәнисә Алишина җәмәгать эшләрендә дә әйдәп баручы. Бу өлкәдә дә ул иң актив эшчәнлек күрсәтә. 1992–2018 елларда Казанда Бөтенроссия татар конгрессы үткәрә килгән конференцияләрдә, семинар–җыелышларда, съездларда катнашып килә. 1995 елдан бөтентатар атналык “Татар иле” газетасы редакциясе әгъзасы, 1997 елдан халыкара төрки академиясенең академигы. 2007 елдан Татарстан Фәннәр академиясең шәрәфле әгъзасы, “Яңарыш” газетасы каршында оештырылган “Әдәби Төмән” иҗат төркеменең җитәкчесе, “Тюменские известия”, “Тюменская область сегодня”, “Яңарыш” өлкә газеталарының иң актив хәбәрчеләреннән берсе. Ел саен үтә торган “Сөләйманов укулары” конференциясендә, “Халык мәгарифе һәм фән” бүлеге секциясен Хәнисә Җәүдәтовна үзе җитәкли. Бу секциядә милли мәгарифне үстерү концепциясе булдыру мәсьәләләренә карата дистәдән артык докладлар тыңланды, фикер алышулар булды. “Укучыларда милли узаң тәрбияләүдә мәктәпнең роле”, “Төмән өлкәсе көнъяк районнарында татар мәктәбенең проблемалары”, “Хәзерге шартларда ана телен укытуның торышы, уку-укытуга яңача караш”, “Туган як тарихын, мәдәниятен, әдәби туган якны өйрәнү”, “Җирле шартларда ана телен укытуның кайбер үзенчәлекләре”, “Тәрбия эшендә туган як музейларының роле” һәм башка бик күп мәгърифәт–мәдәният эшчәнлегенә багышланган докладларны тыңлап фикер алышу “Халык мәгарифе” секциясенең эш системасына әверелде. Хәнисә Алишина мәгариф системасында укыту–тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, күтәрү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып зур эшчәнлек алып бара.

Булат Сөләйманов, Хәмит Ярми, Якуб Зәнкиев исемнәрен мәңгелләштерү дә (урамнарга исемнәрен бирүдә) Хәнисә Алишинаның кодрәте белән башкарылды.

Олы әдип Якуб Зәнкиевның 80 яшьлек юбилеена “Луноликая красавица Сузге” дигән җыентыкны, “Ялкында өтелгән мәхәббәт” романын рус теленә тәрҗемә итеп мең данә күләмендә бастырып чыгарды. 2005 елда аның “Татары земли сибирской” дигән китабы Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты, ә Бөтентатар конгрессы аны тәкъдир итү чарасын оештырып үткәрде. Әлбәттә, Төмән җиренең мәшһүр татарлары белән таныштыра торган бу китапның дөнья күрүе гаять әһәмиятле булды. Ләкин ул моның белән генә чикләнеп (тынычланып) калмады. Җирле тарих, аның героик сәхифәләрен, халкыбызның күркәм традицияләрен, аның күренекле ул һәм кызларының фидакарь эшчәнлеген яктыртучы, милли горурлык хисе тәрбияләүче очерк һәм эссе кебек язмаларын матбугатта бастырып килде. Нәтиҗәдә, 2011 елда “Жизнь замечательных людей” (“Күренекле кешеләр”) китаплары сериясе дөнья күрде.

Аерым шәхесләргә атап чыгарылган “Күренекле кешеләр” китапларында мәшһүр затларның халкыбыз тарихында, иҗтимагый тормышыбызда, сәясәттә тоткан урыны, тәрҗемәи хәлләре, иҗат эшчәнлекләре, һәркайсының бала чагы белән бәйле хәтирә–язмалар, нәсел шәҗәрәләре кылган гамәлләләре турында тәфсилләп сөйләнә. Галимнәрнең тәфсилле анализлары, әдәбият–сәнгать әһелләренеӊ, туганнарының, дус- ишләренең истәлек хәтирәләре уникаль документларны, материалларга, ышанычлы хатирә–истәлекләргә таянып языла. Җыеп кына әйткәндә, туган төбәгебездә туып–үскән күренекле шәхесләрнең – халкыбызның йөзек кашы булган милләтәшләребезнең кызыклы да, гыйбрәтле дә, катлаулы да, мәгънәле дә тормыш юллары тасвирлана. Гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнеп язылган “Жизнь замечательных людей” китаплары шәхестә милли узаң тәрбияләүдә дөньяга караш, уй-фикерләре, рухи–әхлакый нормалары формалаштыруда, милләтең белән горурлану хисе тәрбияләүдә яшь буынга әхлакый–эстетик тәрбия бирүдә мактауга лаек, файдалы хезмәт төбәгебез тарихында тирән эз калдырыр дип ышанасы килә.

2014 елда Төмән дәүләт университеты каршында “Тюркология фәнни белем бирү Үзәге” (Университет ректоры В. Н. Фальков приказы язылу белән) эшли башлый. Үзәкнең директоры итеп Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Бөтендөнья төрки академиясе әгъзасы, Төмән дәүләт университеты Галимнәр советы члены һәм башка бик күп дәрәҗәле исемнәргә ия Хәнисә Алишина билгеләнә. Шулай итеп, галимәнең төрки телләр кафедрасын ачу турындагы хыялы тормышка аша. Хәзер инде аңа татар, башкорт, чуваш, казакъ һәм башка төрки телләрне өйрәнү өчен бөтен мөмкинлек туа.

2014 елда чыгып барган “Төмән дәүләт университетының әйдәп баручы галимнәре (Ведущие ученые Тюменского государственного университета) сериясендә китаплары нигезендә “Х.Ч. Алишина: библиографический указатель” (“Библиографик күрсәткеч”) китабы басылып чыкты. Китапның җаваплы редакторы һәм китапка кереш сүз йомгак фикерләр, статьялар язучы тарих фәннәре докторы, профессор, Төмән дәүләт университетының Борынгы һәм Урта гасырлар археологиясе, тарихи кафедрасы мөдире, Россия энциклопедиясе Академиясе члены Александр Георгиевич Еманов “Начало Тюменской тюркологии” (Төмән тюркологиясе) хезмәтендә: “Хәнисә Чәүдәт кызы Төмән дәүләт университетында тюркологиянең чишмә башында тора. Аның инициативасы белән булдыклыгы, сәләтле булуы аркасында себер татарларының телен өйрәнү, укыту башланып китте, татар бүлеге ачылды, университет белемле татар тел белгечләре хәзерләп чыгара башлады. “Россия Федерациясенең халыклар телләре” (“Языки народов Российской Федерации”) белгечлеге буенча аспирантура да аның тырышлыгы белән ачылды, аның тырышлыгы, хезмәте белән Төмән дәүләт университеты библиотекасы каршында татар телендә фәнни, нәфис (художестволы) әдәбият, мәктәпләр өчен дәреслекләр, укыту әсбаплары фонды булдырылды” – дип язып чыкты А. Г. Еманов.

Төмән дәүләт университеты библиотекасының информацион үзәгендә “День дарителя”оештырылды, Хәнисә Алишинаның “Х.Ч. Алишина: библиографик күрсәткеч” китабына презентация булып үтте. Укучыга тәкъдим ителә торган бу басма “Төмән дәүләт университетының күренекле галимнәре” сериясен дәвам итүче файдалы, кирәкле хезмәт.

“Библиографик күрсәткеч” Алишинаның бөтен фәнни эшчәнлеген эченә ала: монографияләр, укыту–методик әсбаплар, фәнни журналлар, газеталардагы, җыентыклардагы мәкаләләр, алар турында басылып чыккан хезмәтләр, фәнни һәм художестволы әдәбиятны тәрҗемә итү, фәнни эшләрне редакцияләү һ.б. саналып киткән хезмәтләр галимә Алишинаның 1983 елдан бүгенгәчә (2018) чыгып килгән иң төп фәнни һәм җәмәгатъчелек хезмәтләрен эченә ала.

Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең корреспонденты, филология фәннәре докторы, профессор Фуат Ганиев “Х.Ч. Алишина: библиографик күрсәткеч” китабына югары бәя бирә һәм: “Бу хезмәтнең бөтен бүлекләре Алишинаның искиткеч тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе, биредә профессорның тел белеме өлкәсендә генә түгел, фольклор, әдәбият–сәнгать һәм тәрҗемә өлкәсендә дә зур фәнни эшчәнлеге күзгә ташлана. Илебезнең башка бик күп регионнары (Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортостан, Азербайдҗан, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкәс Республикасы, Каракалпак һ. б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә булып эшләгәнлеге күренә.

Алишинаның хезмәтләре Россиядә генә түгел, чит телләрдә дә басылып баруы Төмән өлкәсендәге себер татарларының рухи–мәдәни тормышы белән тирәннән танышырга мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, Төмән өлкәсе соңгы елларда экономика, мәдәният өлкәсендә генә түгел, халкыбызның рухи тормышын яктыртуда да зур гына уңышларга иреште. “Библиографик күрсәткеч” ару-талуны белмичә эшләүче галимә педагогның күпъяклы, мактауга лаек, уңышлы, нәтиҗәле фәнни эшчәнлегенең зур казанышы,” – дип яза шушы китапта профессор Фуат Ганиев.

“Библиографик күрсәткеч” берничә бүлектән тора. Фәнни һәм укыту методик эшләрнең тематикасы бик киң. Шулай да себер татарлары темасы: аларның теле, фольклоры, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте аның хезмәтләренең Үзәк темасы булып кала. Бу хезмәт галим, педагог, журналист, тәрҗемәче Х.Ч. Алишинаның иҗади эшчәнлеген һәръяклап тирәнтен өйрәнү өчен бик кыйммәтле материал дип карарга кирәк”, — ди филология фәннәре докторы доцент Гүзәл Чәгъвәр кызы Файзуллина.

“Библиографик күрсәткеч” профессор, филология фәннәре докторы Алишинаның тел гыйлеме, педагогика фәннәре, журналистикада ирешкән зур казанышларын чагылдыручы хезмәт. Бу хезмәт бәяле, практик басма–себер татарларының этнографиясен, телен, фольклорын өйрәнүче, тикшерүче галим филологлар, тюркологлар өчен һәм киң катлау җәмәгатьчелек өчен файдалы, кыйммәтле хезмәт”, — дип бәяләделәр презентациядә катнашучы галимнәр тюркологлар.

Х.Ч. Алишинаның сәләтле шәхес булуы, аның дәрәҗәсе һәм фәнни эрудициясе замандашларыбыз арасында үзенә хөрмәт–ихтирам тудырды. Ул Россиянең үзәк шәһәрләрендәге (Мәскәү, Казан, Уфа, Махачкала, Хакасия, Якутия, Карачаево һ.б.) галимнәр белән дә иҗади элемтәдә торып эшли, алар белән якыннан аралашып яши.

Хәнисә Алишина Россиянең күпмилләтле вәкилләре, галимнәре арасында хаклы рәвештә күренекле урын алып тора. Бу дәрәҗә, урын аңа җиңел генә бирелмәгән. Туган халкының гореф–гадәт йолаларын, традицияләрен саклауда, торгызуда гражданлык бурычын тирән аңлап эш итүче, региональ тюркологиядә, телләр бәйләнешендә югары квалификацияле белгеч ул. Татарның этник төркемнәре арасында дуслык элемтәләрен булдыручы, әдәбият, сәнгать таратучы Хәнисә Чәүдәт кызын Мәскәү, Казан, Төмән, Тубыл, Төмән хөкүмәте һәм Думасы зурдан таный. Казан аны, аерып алып, олылап таный. Мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәтләре өчен “Татарстан республикасының атказанган укытучысы исеменә, “Казанның меңъеллыгы” һәм “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медальләренә ия булды ул. 2014 елда Казан федераль университет Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишинаны Халыкара фәнни “Татарика” журналының редакция советына член итеп кертә. Төмән дәүләт университеты җитәкчелеге дә югары бәя бирә. Ул университет ректоры фәрманы белән әледән әле Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнеп тора.

Тарих фәннәре докторы А.Г. Еманов “Хәнисә Алишина” дигән китап язып аның фән өлкәсендәге ирешкән казанышларына югары бәя бирә. Бергә эшләгән иптәшләре дә аның эчкерсез ярдәменнән игелек күргән яшь фән белгечләре дә аның фән өлкәсендәге иҗат эшенә бик сизгер, зур җаваплылык тоеп, аларның үсүен дэшми кайгыртып торучы таләпчән фән галиме икәнен зурлап бәялиләр. Төмән өлкәсе Думасы һәм Хөкүмәте профессор Алишинаны Төмән дәүләт университетында татар тел гыйлемен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә нигез салучы галим дип таный. Фән һәм иҗтимагый эшчәнлегендәге тәкъдир итәрлек хезмәтләре өчен Төмән өлкә Думасының, Төмән өлкәсе Губернаторының “Мактау грамоталары”, “Рәхмәт хатлары”, Төмән өлкәсе милләтләр эшләре Комитетының “Мактау грамотасы”, Төмән өлкәсе һәм Думасы гамәлгә керткән В.И. Муравленко исемендәге Диплом һәм Билге белән бүләкләнә.

“Россия Федерациясенең югары профессиональ мәгариф хезмәткәре”, “Тубыл педагогия институтының мактаулы профессоры” кебек мактаулы исемнәрен бизи аны. Аңа бирелгән мактаулы исемнәр, “Мактау грамоталары”, “Рәхмәт хатлар”ын санап бетерерлекмени?

Халкыбызның үз эченнән чыккан, нәселенең бөтен тамырлары белән халык тормышыннан илһам алып яшәүче галимә өчен фән – аның иманы, кыйбласы, яшәешенең асылы. “Фәндә ат урынына җигелеп, тир түгеп эшләгән чакта гына уңышка ирешергә мөмкин”, — дип исәпли ул. Ул яңа идеяләр, планнар белән рухланып, моңарчы хәл ителмәгән мәсьәләләрне гамәлгә ашыру өчен җан атып йөри. Себер татарларының энциклопедиясен чыгару, Себер татарларының фәнни лабораториясен-институтын “булдыру”, татар теленең сәнгате, мәдәнияте дигән фәнне мәктәпләрдә укыта башлау, Төмән дәүләт университетында татар теле бүлеген яңадан ачу, халык иҗатына караган фольклор материалларын туплап китап чыгару кебек бик актуаль проблемаларны күтәрә ул.

Эштәге бөтен авырлыклар, киртәләр булуга карамастан омтылышлы, максатчан яшәү аркасында ирешкән ул эштәге уңышларга.. “Бу дөньяда мин үзем канәгатьләнерлек ике нәрсә эшли алдым: фәнгә үземнән өлеш керттем һәм үз дәрәҗәмә торырлык балалар, оныклар тәрбиялим, алар минем дәвамчыларым”, — ди. Хәнисә Чәүдәт кызы – бәхетле шәхес, аның бәхетенә эшләргә, яшәргә көч, дәрт биреп торучы, фән кешесен аңлый белгән ире Хәмит Шәүкәт улының булуы да аның иң зур, икеләтә бәхете. Милләтебезнең асыл сыйфатларын үзендә туплаган – олы җанлы, кече күңелле, итагатьле, ярдәмчел, кешеләр өчен җанын да бүлеп бирергә әзер торучы милләт Анасы ул.

Хәнисә Алишина кабатланмас шәхес. Әмма аңа охшаш кешеләр күбрәк булсын иде. Шул чагында безнең милли тормышыбыз, яшәешебез тагын да ямьлерәк, тагын да мәгънәлерәк булыр иде. Без иҗади рух, гомумкешелек кыйммәтләренә тугрылыклы, киләчәктә омтылыш белән яшәүче табигый талантлы галимәбез булуы белән горурланабыз.

Люция Хәбибуллина,
Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты,
Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының
Журналистлар Берлеге әгъзасы, педагогик хезмәт ветераны.

Төмән өлкәсе, Төмән районы, Олы Акъяр авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*