tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтер көне быел үткәрелерме?
Хәтер көне быел үткәрелерме?

Хәтер көне быел үткәрелерме?

1989 елдан башлап Казанда, шәһәр тарихында тирән кайгылы эз кардырган һәм татар халкы тарафыннан онытылмаган «Хәтер көне» билгеләнеп уза. Хәтер көне — 1552 елның 15 октябрендә Казан ханлыгы башкаласы — Казанны Русия патша гаскәрләре яулап алган вакытта, шәһәрне яклап һәлакъ булган ата-бабаларыбызны искә алу көне.

Гадәттә, Хәтер көнендә үзәк урамнарының берсендә вафат булган бабаларыбыз хакына дога кылып, тынлык минуты игъланы белән үтә иде. Тора-бара әлеге искә алу чарасы митинг форматына күчте. Быел Хәтер көненә багышланган чара 13 октябрьга билгеләнгән иде, ләкин төрле чыганакларга караганда, хакимият башлыгы чараны уздыруга рөхсәт бирмәскә мөмкин.

Быел Сөембикә манарасы янында намаз уку да, дога кылу да булмаячак. Чөнки быел кабул ителгән закон буенча гыйбадәтханәдән тыш мондый гамәлләр рөхсәт ителми.

Шулай да, әлеге тарихи вакыйга турында күбрәк белергә теләгәннәр 12 октябрь көнне сәгать 12дә Сөембикә манарасы янында тарихи экскурсиягә килә ала.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*