tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәйкәл ташында – милләт җаны җылысы
Һәйкәл ташында – милләт җаны җылысы

Һәйкәл ташында – милләт җаны җылысы

Олпат язучы, чын  милләтпәрвәр һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе Туфан  Миңнуллиның  2012 елның 2 маенда  вафат булуы татар зыялылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен зур югалту булды. Аның  истәлеген мәңгеләштерү чаралары мөһим иҗтимагый вакыйга буларак кабул ителә. Җомга көнне, 11 октябрьдә Казанның  Иске татар зиратында Туфан Миңнуллин  каберенә  һәйкәл ачылды. Бу көнне  милләтебезнең бөек шәхесләре, танылган әдипләре күмелгән аллеягә Казан зыялылары, күп санлы милләттәшләребез килгән иде. Киләчәк буыннар милләтебезнең газиз шәхесләрен онытмасын өчен аларның тормыш юлын, иҗатын яшьләргә аңлатырга, аның язмышын сурәтләргә кирәк.

Заманыбызның зур иҗатчысы Туфан Габдулла улы Миннуллин  1935 нче елның 25 нче августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туган. 1952 нче елда урта мәктәпне тәмамлаганнан сон, башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы сельполарында хисапчы, аннан, Казанда бухгалтерлар  әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол путевкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендә  баш бухгалтер булып эшли. 1956–1961 нче елларда Т.Миңнуллин  Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге Театр училищесында  укый. Училищены тәмамлап кайткач, аны Минзәлә  дәүләт драма театрына актер итеп  җибәрәләр. Бераздан ул Г.Камал  исемендәге Татар дәүләт театрына  күчерелә һәм анда 1964 нче елның көзенә кадәр эшли. 1964–1967 нче елларда  Туфан ага–Казан телестудиясендә өлкән редактор, аннары берникадәр вакыт “Чаян” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр  булып тора. 1968 нче елның көзеннән ул профессиональ әдәби иҗат эшенә күчә. Аның әсәрләре татар милләтенең ельязмасына әверелде, пьеса һәм спектакль каһарманнары хәзерге чор татарларының якты шәхесләре булып хәтерлә кала.

Һәйкәл ташында — милләт җаны җылысы

Һәйкәл ташында — милләт җаны җылысы

Туфан Миннуллин чын милләтпәрвәр булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздырган чараларда да  Туфан ага Миңнуллин  һәрдаим катнашып торды. Ул чын мәгънәсендә дөнья буйлап сибелгән татарлар өчен  киңәшче, якын дуска  әйләнде.

Кабергә истәлек ташы куюның ачылышын Г.Камал исемендәге академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов  алып барды. Бу чарага килүчеләр арасында артистлар, язучылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр бар иде. Татарстан Дәүләт Советы Президиумы  әгъзасы, фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Туфан Миңнуллинның  мәдәни һәм милли тормышка зур тәэсир ясавын һәм аның милләт язмышына булган зур йогынтысын ассызыклап узды. “Туфан Миңнуллин язган әсәрләргә без әле кабат кабат кайтырбыз, алардан яңа фикерләр табарбыз”, –диде язучы, драматург Ильгиз Зәйниев.

Олпат затның рухын искә алып бу чарага килүчеләргә Нәҗибә ханым Ихсанова гаиләләре исеменнән олы рәхмәтен белдерде.

Истәлек ташы ачу йоласы  мәрхүм Туфан ага Миңнуллин   рухына  дога уку белән тәмамланды.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*