tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәйрия концерты “БАЛА БӘХЕТЕ” 2016
Хәйрия концерты “БАЛА БӘХЕТЕ” 2016

Хәйрия концерты “БАЛА БӘХЕТЕ” 2016

“Сиңа кайчандыр ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтеп бетерү мөмкин түгел; әмма син бүтәннәргә ярдәм итә аласың!”

6 НЧЫ МАЙ көнне 18.00 сәгатьтә “Туган авылым” комплексында хәйрия концерты узачак. Әлеге чараның максаты – җитди авырулар белән авыручы, хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы нәниләргә матди ярдәм күрсәтү. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала.

Концертта кемнәр катнашачак соң? Менә алар:

  • җырларын сәгатьләр буе тыңларлык АЙГӨЛ БАРИЕВА;
  • күпме кызның хыялында булган МӨНИР РАХМАЕВ;
  • әлбәттә инде,”АЙФАРА”;
  • популяр җырчы ВЕРОНИКА КУЗНЕЦОВА;
  • бик күпләргә үзенең моңлы тавышы белән таныш ИЛНАР ЯЛАЛОВ;
  • “Голос.Дети.” проекты финалисты САИДА МӨХӘММӘТҖАНОВА;
  • йөрәкләрне эретерлек сәләткә ия”КӨМЕШ КЫЛЛАР” скрипкачылар ансамбле Һ.Б., Һ.Б.!!!

Тагын бик күп танылган җырчылар “Бала Бәхете” хәйрия концертында катнашачак!

Билет бәясе – 200 сум. Концерттан җыелган акча “Дом Роналда Макдоналда”га тапшырылачак.

Хәйрия акцияләрендә катнашып, син авыру балаларның сәламәт киләчәгенә яңа өмет чаткылары өстисең….

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*