tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәйриячелек – күңел эше
Хәйриячелек – күңел эше

Хәйриячелек – күңел эше

Әлеге датаны билгеләп үтелү карары 2012 елның 17 декабрендә БМО генераль ассамблеясы тарафыннан кабул ителә. Карар 2013 елның 7 мартында раслана. Россия әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә кушыла.

Безнең халыкта: “Изгелек эшлә дә, суга сал”, – дигән әйтем бар. Бүгенге көндә хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Хәйрия фондлары, волонтерлар – санап бетергесез. Кем ничек булдыра, шулай ярдәм итә икән. Үзем дә социаль челтәрләрдә хәйрия фондлары эшчәнлеге белән һәрдаим танышып барам. Аеруча авыру балаларга дәвалануга акча җыйсалар, читтә калу кыен. Ә менә хәйрия фондының эшчәнлеген алып баручылар, мәгълүмат таратучылар, төрле акцияләр оеш­тыручы кешеләргә зур ихтирам белән карамый мөмкин түгел.

Ижауда гомер итүче Гөлшат Соколова белән без күптәннән таныш. Һәрвакыт актив, көләч йөзле кыз тормышында балалар онкологиясе белән күзгә күз очрашкач, үзе дә сизмәстән хәйрия эшчәнлегенә кереп китә.

  • Мин Мәскәүдә хәйрия фондларының ничек эшләгәннәрен күрдем. Баланың, нинди генә хәлдә булса да, бала булып калуын онытмыйк! Кайсыларына айлар, еллар буе хастаханәләрдә ятарга туры килә. Ә мондый авыру сабыйларның әниләре, алар нинди хәлдә? “Сезнең балагызда – яман шеш”, – дигәч, аяк астыннан җир убылган кебек тоела. Күңелеңне өметсезлек, курку хисе биләп ала, балаң сәламәт булсын өчен җаныңны сатарга әзер буласың. Химия алулар, операцияләр – ана йөрәге меңгә телгәләнә. Тик еларга ярамый, киресенчә, балага барысы да яхшы буласын күрсәтергә кирәк. Гаилә өчен шундый авыр вакытларда, сабыйлар бераз булса да авыртуларын онытып торсын өчен якты, матур хисләр дә кирәк. Мәскәүдә хәйрия фондлары бу юнәлештә нык­лап эшлиләр, Ижау­да исә сүлпәнрәк”, — дип сөйләде Гөлшат.

Бүген ул Республика балалар клиник хастаханәсенең гематология бүлегендә дәваланучы балалар һәм аларның әниләре өчен, айга бер булса да, төрле бәйрәмнәр оеш­тыра.

  • Мин аларга клоуннар, аниматорлар табам, конкурслар уздырырга тырышам. Әниләр өчен матурлык көне үткәрәм. Алар балалардан да ныграк сөенәләр әле, – ди әңгәмәдәшем.

Фотограф буларак, “Мототерапия” дип аталучы проектта да катнашырга вакыт таба. “Әлеге проектка 2017 елда Мәскәүдә нигез салынган. Быел мотоциклларда йөрүче активистлар берләшеп, әлеге проектны Ижауда да булдырдылар. Волонтерлар яман шеш авыруыннан дәваланучы балалар янына, ятимнәр йортына йөриләр. Төрле остаханәләр оеш­тыралар, соңыннан мотоцикл­да йөртәләр. Сабыйлар бу очрашудан бик күп җылы хисләр алалар, волонтерлар янына килеп рәхмәт әйтәләр.

  • Мондый очрашулар балаларны дәвалауда зур ярдәм, – ди Гөлшат.

Кемгәдер яшәү өчен чит илләрдә кыйммәтле операцияләр, дәваланулар ки­рәк. Авыр хәлдә калган мондый гаиләләргә Гөлшат кебек олы йөрәкле, миһербанлы волонтерлар, хәйрия фондлары ярдәм итә.

Элек-электән үк татар халкында хәйрия, сәдака тарату булган. Нинди генә авыр вакытлар булуга карамастан, хәйриячелек тукталмаган. Бүгенге көндә дә арабызда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр, Гөлшат кебек олы йөрәкле кешеләр күп. Мохтаҗларга ярдәм итү – Аллаһы Тәгаләнең әмере икәнен дә оныт­мыйк. Тормыштагы максатыбыз да күбрәк мал җыю гына булмасын иде. Һәрберебез үзеннән соң якты эз калдырырга тырышсын, миһербанлылыкка урын калдырсын иде.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*