tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәйриячелек марафоны – ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү
Хәйриячелек марафоны – ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү

Хәйриячелек марафоны – ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү

Хәйриячелек марафоны – ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинлек.

10 декабрьдә Минзәлә районы Мәдәният йорты фойесында Хәйрия ярминкәсе оештырылды. Район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, башка социаль оешмалар хезмәткәрләре белән берлектә, кул эшләнмәләреннән бай күргәзмә оештырганнар, шулай ук уенчыклар, көнкүреш әйберләре сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Минзәлә районы бүлекчәсе дә үз өлешен кертте: сатуга куелган камыр ризыклары, сөт продукциясе бик тиз сатылып бетте. Иртәнге 8 сәгатьтә башланган әлеге ярминкә 17 сәгатькә кадәр дәвам итте. Анда теләге булган һәркем катнаша алды.

Ярминкәдә сувенир сатып алучы һәркемгә  йөрәк рәвешендәге брошькалар бирелде. Бу  брошькалар –аларның игелекләренә җавап.

Фойеда ,шулай ук, Хәйрия тартмалары да куелды.Ярдәм итәргә теләк белдерүче һәркем марафон барышында бу тартмаларга акча салып, үзеннән өлеш кертә алды.Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз.Күмәк көч белән шактый гына сумма акча җыелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*