tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәзерге шартларда туган телне саклау турында Свердловск өлкәсендә сөйләштеләр
Хәзерге шартларда туган телне саклау турында Свердловск өлкәсендә сөйләштеләр

Хәзерге шартларда туган телне саклау турында Свердловск өлкәсендә сөйләштеләр

“Хәзерге шартларда туган телне саклау, татар милли мәдәниятен үстерү проблемалары” на багышланган көн кадагындагы мәсьәләләргә җавапларны  бүген Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында эзләделәр. Бу темага багышланган түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты. Утырышта Свердловск өлкәсе хакимияте вәкилләре, татарлар күпләп яшәгән районнар башлыклары, татар авыллары хакимият башлыклары, татар авылларындагы мәктәпләрнең һәм мәдәният йортларының директорлары, татар теле укытучылары, татар милли оешмаларының һәм дини җәмгыятьләрнең җитәкчеләре фикер алышты.

Татарстан Республикасының Урал регионындагы Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов үз чыгышында билгеләп үтүенчә, Түбән Сырга районының Әрәкәй авылы балалары укыган Михайловск мәктәбендә татар теле дәресләре укытылмый. Әҗегол авылында исә беренче сыйныфка килгән татар балаларның ата-аналары барысы да туган тел буларак рус телен күрсәткән. Әлеге мисалларны Хәйдәр Гыйльфанов мәктәпләрдә татар теле укытучыларының бөтенләй булмавы белән дә тулыландырды. Даими вәкил мәктәп директорларына ата-аналар белән сөйләшүләр уздырырга киңәш итте.Әлеге чыгышка җавап итеп Свердловск өлкәсе хакимияте вәкиле Е.Еремеев Михайловск мәктәбе белән килеп туган проблеманың уңай якка хәл ителәчәге турында хәбәр итте.

Шулай ук утырышта татар авылларын саклау, балалар өчен Сабантуйлар уздыру, мәдәниятне саклап калу өчен җирлектә уңай шартлар тудыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә эш сәфәрендә. Екатеринбург шәһәренә эш сәфәре кысаларында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Креков белән очрашты. Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында,Милли шура рәисе Агафуровлар нәселе җыенында, Нәфис гимнастика остасы Лилия Нәҗметдинова истәлегенә багышланган турнир ачылышында, Сведловск өлкәсе татарлары “Урал  татарлары”конгрессының хисап-сайлау җыелышында, Свердловск өлкәсенең татар оешмалары җитәкчеләре утырышында катнашты, «Әрәкәй авылы милли комплексы» белән танышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*