tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәзинә” галереясендә “Россия татарлары” дигән фотокүргәзмә ачыла
“Хәзинә” галереясендә “Россия татарлары” дигән фотокүргәзмә ачыла

“Хәзинә” галереясендә “Россия татарлары” дигән фотокүргәзмә ачыла

14 апрельдә “Хәзинә” галереясендә “Россия татарлары. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы фотографияләре” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Низами Ибраһимовның бай коллекциясе белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Анда фотографияләр, татарлар төшерелгән ачык хатлар, мәчетләр һәм башка кыйммәтле экспонатлар куела.

Экспозициядә Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Чистай, Әстерхан, Түбән Новгород, Касыйм, Уфа, Себер һәм Урал шәһәрләрендә, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан фотография ательеларында төшерелгән татарларның фотолары тәкъдим ителә. Коллекциянең Кырым өлеше зур кызыксыну уята. Анда төрле гаилә фотолары да, пейзаж да, Россия сәяхәтчеләре өчен ачык хат формасындагы жанрлы күренешләр дә урын алган.

Фотографиянең килеп чыгышы татар хатын-кызларын тоткынлыктан чыгаруның тагын бер адымы булып торган. Экспозициядә хатын-кызларны ялгыз портретларда да, кагыйдә буларак, Европа модасы буенча киенгән, әмма милли бизәк белән гаилә фотосында да күрергә була. Яңа күренеш татар җәмгыятен кызыксындырган, гаилә корганда, бала туганда, дуслар, хезмәттәшләр белән истәлекле вакыйгалар уңаеннан фотографияләр ясалган.

Фотога төшү өчен, хатын-кызга ир-ат алдында йөзен ачасы булган. Шунлыктан күп кенә шәһәрләрдә ательеларны хатын-кызлар ачкан, бу исә мөселман җәмгыяте нормаларын бозуга юл куймаган. Гадәттә “хатын-кыз ягы”нда гына качып йөргән ханымнарга ирләре, якыннары белән фотога төшү мөмкинлеге туган. Фотографияләрне бүләк итеп кенә калмаганнар, гаилә альбомнары ясап, дусларына, туганнарына күрсәткәннәр.

Экспозициядә фотографияләр белән бергә Н.Ибраһимовның шәхси коллекциясеннән хатын-кыз баш киемнәре,  бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары куелган. Алар барысы да шул чор рухын чагылдыра.

Күргәзмә 7 июньгә кадәр эшләячәк.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*