tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтенә күрә хөрмәтле
Хезмәтенә күрә хөрмәтле

Хезмәтенә күрә хөрмәтле

Ижау монтаж техникумы турында респуб­ликада ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның чыгарыш сту­дент­ларының белемнәре һәм ос­талыгы Удмур­тия Республикасында гына түгел, ә элеккеге Советлар Союзы илләрендә дә югары бәяләнде. Чөнки техникумда төрле респуб­ликалардан: Әзербайҗаннан, Әр­мәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдавиядән килеп белем алдылар. Аның чыгарылыш укучыларын Әстерхан, Архангельск, Ленинград, Мәскәү, Волгодонск кебек якын-тирәдәге шәһәрләрдә генә түгел, Ижаудан ерактагы Сахалинда, Якутскида, Комсомольск-Амурда, Не­рюнгри, Байконурда да очратырга мөмкин.

2022 елда техникумга 90 ел тулачак. 18 ел буе аны милләттәшебез Наил Габделхак улы Габитов җи­тәкләде. Ул тумышы белән Казах­станның Актүбә өлкәсе Ак-Булак бистәсеннән. Әмма аның балачагы, яшьлеге Казан шәһәрендә узган. (Әтисе хәрби булган). Казан нефть сәнә­гате төзүчеләре институтында белем алганнан соң, аны Ижауга яшь белгеч буларак юллыйлар. «Ижстрой»ның СУ-3 трестында өлкән прораб булып эшли башлый. Соңыннан Ижау төзелеш техникумында укыту эш­ләре буенча директор урынбасары, 1969 елның апрелендә Ижау монтаж техникумы директоры итеп билгеләнә.

Наил Габделхак улы үзен оста оештыручы, тәҗрибәле җитәкче буларак таныта, техникум үсеше, матди базаны ныгыту, белгечләр һәм педагогик коллектив туплау өчен күп эш башкара. Ул үзе дә дәресләрендә тирән белем биреп, студентларда сайлаган һөнәр­ләренә мәхәббәт тәрбияли. Аерым игътибарны макетлаштыруга бирә. Техникум ел саен СССРның төрле шәһәрләрендә узган күргәз­мәләрдә катнаша. Наил Габделхак улы эшләгән чорда техникум шәһәрнең Төзү һәм проект оешмалары белән даими элемтәдә торды. Чөнки студентлар шул оешмаларда практика үттеләр, соңыннан бөтен Советлар Союзының төзелеш оешмаларына эшкә урнаштылар. Нәкъ менә Наил Габитов җитәкчелек иткәндә, техникум Удмуртия Республикасының иң яхшы техникумы санала, ике тапкыр Россиянең иң яхшы 100 уку йорты исемлегенә керә.

Директор булып эшләгән чорда 450 урынга исәпләнгән тулай торак, лаборатория корпусы, төп һәм икенче корпусларны тоташтыру юлы, уку автомобильләре өчен гараж, зур спорт залы төзелә. Анда техникум чаралары гына түгел, шәһәр һәм республика күләмендәге ярышлар да уздырыла. Мондый уңышка ирешүдә Наил Габдехак улына дәүләт аттестация комиссиясе рәисләре В.М.Пескишев, П.Берш, В. Н.Тикунов, С. А.Сагалов, К.А.Калмыков та ярдәм итте.

Наил Габитов үзенең төп вазифаларыннан тыш, актив иҗтимагый эш алып барды. Күп тапкырлар Ижау шәһәренең Октябрь районы советы депутаты булып сайланып, даими хокук бозуларга каршы көрәш комиссиясе эшендә катнашты. Техникум укытучылары һәм хезмәткәрләренең проф-ком рәисе булып торды. Шәһәр, республикакүләм чараларны оеш­тыруга һәм үткәрүгә зур өлеш кертте. Наил Габделхак улы белем һәм һөнәри осталыгын күтәрү белән даими рәвештә шөгыльләнде.

Озак еллар намуслы хезмәт иткәне өчен хезмәт ветераны Наил Габделхак улы бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, юбилей медальләре белән бүләкләнде. Оста җитәкчелек итүе, яшь укытучыларга һәрьяклы методик ярдәм күрсәтүе, җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен «РСФСРның атказанган укытучысы» исеме бирелде.

Наил Габделхак улы яхшы хез­мәткәр генә түгел, менә дигән гаилә башлыгы да. Тормыш ип­тә­ше Гөлназ ханым белән кызы Гөл­нараны, улы Рөстәмне дөрес итеп тәрбияләп үстерделәр. Оныклары, оныкчыклары Наил бабайларын бик хөрмәт итәләр. Ике оныкчыгы — Казанда, берсе — Америкада, ике оныкчыгы — Екатеринбургта, икесе Ижау­да яши. Наил Габитов сәяхәт итәргә ярата. Совет чорында дуслары белән машиналарда ярты илне йөреп чыкканнар. Хәзер дә һәр җәйдә теплоходта сәяхәт итә. Тарихи китаплар укырга, татар концерт­ларын тыңларга ярата. 2002 елның апрелендә лаеклы ялга китә, әмма техникум белән элемтәсен өзми. Төрле чараларга килә, студентлар белән очраша. Укытучылар да, укучылар да Наил Габделхак улын җы­лылык, хөрмәт белән искә алалар. 11 февральдә — Наил Габделхак улы Габитовның олы юбилее. Аңа 90 яшь тула. Без аны гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Күңелебездә булган барлык изге теләкләребезне юллыйбыз.

Дилә Корбанова, Ижау шәһәре
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*