tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәзрәтнең хезмәтенә югары бәя бирелде
Хәзрәтнең хезмәтенә югары бәя бирелде

Хәзрәтнең хезмәтенә югары бәя бирелде

Тубыл шәһәрендә дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, халыкны иманга, әдәп-әхлакка өндәгән имам–мөхтәсиб Ибраһим хәзрәт Суховны 30 ел шәһәр һәм район күләмендә дин юлында башкарган тугрыклы хезмәте өчен һәм 60 яшь гомер бәйрәме белән котлап өлкә милләтләр комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә Думасы депутаты Владимир Майер, шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Мазур Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Ибраһим хәзрәт Түбән Новгрод шәһәрендә туа, дини белемне Бухара мәдрәсәcендә ала. 1987нче елдан шәһәрдә һәм Тубыл, Вагай, Уват районнарында дин юлында изге гамәлләр кылып хезмәт итә.Күп еллар тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган хәзрәтне өлкәбездә яхшы беләләр. Ул шәһәрнең Пушкин урамындагы тарихи архитектура һәйкәл булган мәчетне торгызуда зур көч куя. Аның тырышлыгы белән өлкә һәм шәһәр хакимияте, дин кардәшләренең матди ярдәмендә реконструкция эшләнгән мәчетнең яңадан ишекләре ачыла. 2014 нче елны шәһәрнең уникенче микрорайонында яңа Җәмигъ мәчете төзелә. Монда үтемле вәгазьләр сөйләгән, үгет –нәсихәтләрен җиткергән хәзрәтне олысы-кечесе тыңлыйлар. 30 ел моннан элек шәһәрдә мәчеткә йөрүчеләр арасында күпчелеге өлкән кешеләр булган.

Бу турында Ибраһим хәзрәт:”Ул елларны мәчеткә 60, 70, 80 яшендәге мөселманнар килә иде. Намазга торучылар арасында иң яшьләре мин булдым.Бүгенге көндә мәчетләребезгә 20, 30, 40, 50 яшьтәгеләр җомга намазга җыелалар. Димәк, яшьләребез дә дингә тартыла, кызыксына. Иман йортлары халкыбызга кирәк.Монда дини бәйрәмнәрне үткәрәбез, вәгазьләр сөйлибез. Районнарыбызда, татар авылларда яңа мәчетләрнең ачылганына без шатбыз. Дин юлында булган өлкәннәрне алыштыра алырлык яшьләребез булганга да сөенәбез,”-ди.

Күп еллар дәвамында шәһәр күләмендә оештырылган милли, мәдәни, дини бәйрәмнәр, Сабантуйлары, Корбан, Рамазан-гаете бәйрәмнәрен Коръән аятьләре белән ачты Ибраһим хәзрәт. Тирән дини белемле, тынгысыз җанлы, эшлекле һәм уңган, хөрмәтле Ибраһим хәзрәтне гомер бәйрәме белән тубыллылар да котладылар. Аның хезмәтенә югары бәя биргән хакимият вәкилләренә кушылып хәзрәткә имин, бәрәкәт тормыш теләделәр.Без аңа әле тагын күп еллар догаларыгызны ишетергә язсын дигән теләктә калабыз.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*