tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятләр яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов – ТР Фәннәр академиясендә фәнни-гамәли конференция
ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятләр яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов – ТР Фәннәр академиясендә фәнни-гамәли конференция

ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятләр яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов – ТР Фәннәр академиясендә фәнни-гамәли конференция

2018 елның 12 декабрендә Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

Конференция эшенең төп юнәлешләре:

  • Россиянең мәдәни киңлегендә милли әдәбиятлар;
  • XX гасырның икенче яртысында милли әдәбиятларда чынбарлыкны чагылдыру юлларын эзләү;
  • XX гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар тарихы: гомумилек һәм үзенчәлекләр;
  • Ч. Айтматов иҗатының Россиянең милли әдәбиятларында чагылышы; Ч. Айтматовның әдәби, публицистик һәм эпистоляр мирасының социаль-фәлсәфи, иҗтимагый-сәяси, эстетик һәм тел аспектлары;
  • Идел-Урал әдәби җирлегендә Ч.Айтматов иҗаты;
  • Ч. Айтматов һәм милли сәнгать; Ч. Айтматов иҗатын мәктәптә һәм югары уку йортында өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре

Конференциядә катнашу өчен 70 кә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит иллләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чебоксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижау, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Чыгыш ясаучылар арасында Чит телләр институты ректоры, филология фәннәре докторы, профессор Пименова Марина Владимировна (Санкт-Петербург), А.Навои исемендәге Ташкент дәүләт университетының үзбәк телен һәм әдәбиятын укыту кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Мирзаева Зулхумор Иномовна (Үзбәкстан), Ш.Есенов исемендәге Каспий дәүләт технология һәм инжиниринг университетының казах филологиясе кафедрасы профессоры, филология фәннәре кандидаты Камарова Нагбду Султансих кызы (Казакъстан), Кыргыз-төрек “Манас” университеты өлкән укытучысы Алаева Сагынбубу Адамалиевна (Кыргызстан), Россия Халыклар дуслыгы университеты массакүләм багланышлар кафедрасы укытучысы, филология фәннәре кандидаты Касымалиева Кайркул Эсенгуловна (Мәскәү), Мордовия дәүләт педагогика университеты профессоры, филология фәннәре докторы Жиндеева Елена Александровна (Саранск), И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Родионов Виталий Григорьевич (Чебоксар), Мари дәүләт университеты доценты, филология фәннәре докторы Бояринова Галина Никитьевна (Йошкар-Ола), Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фазлетдинов Илдус Камил улы (Уфа), Россия Фәннәр академиясе Урал бүлегенең Удмуртия тарих, тел һәм әдәбият институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Арзамазов Алексей Андреевич (Ижау), Н.П.Огарев исемендәге Фәнни-тикшеренү Мордовия дәүләт университеты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гераськин Тимур Владимирович (Ковылкино) һәм башкалар катнаша.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

  • Конференциянең регламенты:
    пленар утырыш (10.00 – 12.30);
    2 секция утырышы (13.30−17.00);

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә.
Башлану вакыты – 10.00. Регистрация – 9.00.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 590-55-93.

sptatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*