enrutat
Баш бит / «Һиҗрәт» китабы Чаллыда тәкъдим ителде
«Һиҗрәт» китабы Чаллыда тәкъдим ителде

«Һиҗрәт» китабы Чаллыда тәкъдим ителде

Чаллы шәһәренең 12-нче татар китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» китабы халыкка тәкъдим ителде.

Очрашуда татар зыялылары, милли хәрәкәт активистлары, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Китапханә хезмәткәрләре һәм педагогия көллияте студентлары Фәүзия Бәйрәмованың иҗатына һәм «Һиҗрәт» китабына анализ ясадылар һәм зур бәя бирделәр. Әсәрдә моннан 110 ел элек дин-ислам хакына Себердән Төркиягә һиҗрәт кылган йөзләгән татарның язмышы тасвирлана.

Очрашуда автор үзе дә катнашты һәм бу китапның язылу тарихын сөйләде, максатын ачыклады. Авторның әйтүенчә, бу тарихи романның төп идеясе булып дәүләтен югалткан татарның дөньяда үз урынын табарга омтылышы, тел, дин, милләт өчен гасырларга сузылган тиңсез көрәше тора. Сак-Сок кошлары кебек язмышлары икегә аерылган себер татарлары бу авыр сынауларда сынмыйлар-сыгылмыйлар, кайда яшәсәләр дә, татар-мөселман булып калалар, шушы изге амәнәтне нәселләренә дә тапшыралар.

Чыгыш ясаучылар авторның бай әдәби теленә, тетрәндергеч тарихи фактларга да игътибар иттеләр, шулай ук әсәрдә себер татарларның авыз иҗатын, бәет-дастаннары мул файдалануны, иманны ныгытырлык дини тәгълимәтләрнең булуын да әйттеләр.

Китапның презентациясе экранда күрсәтелгән йөзләгән тарихи фотолар белән үрелеп барды, ахырда исә Төркиядәге Бөгередәлек авылы турында видеоклип күрсәтелде. «Һиҗрәт» китабы 26 октябрь көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә дә халыкка тәкъдим ителәчәк.

Материал “Фейсбук” социаль челтәрендәге Ф.Бәйрамова сәхифәсеннән алынды

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*