tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО-Югра батырлары Россия чемпионатында икенчеләрдән
ХМАО-Югра батырлары Россия чемпионатында икенчеләрдән

ХМАО-Югра батырлары Россия чемпионатында икенчеләрдән

Пермь шәһәрендә көрәш буенча Россия чемпионаты булып узды. Анда 30 төбәктән җыелган 160 көрәшче 9 авырлык үлчәвендә бил алышты. Бу чемпионатта ХМАО- Югра төбәгеннән дә көрәшчеләр катнашып, команда ярышлары арасында 2 урынны яулады.

10 ел дәвамында оештырылган чемпионатта бу беренче күрсәткеч. Шулай итеп, Себер көрәшчеләре исә 9 үлчәү категориясенең икесендә җиңү яулады.Бездән ике чемпион. Безнең чемпионнар, алтын медаль ияләре кемнәр?
– Егоян Егор(65кг);
– Рахматуллин Альберт (75кг);
Үз авырлык үлчәвендә яулаган 2 алтын медальдән тыш ХМАО-Югра көрәшчеләре исәбендә Айгиз Зәйнетдинов(90кг) – көмеш, Игорь Волобуев(75 кг) – бронза медальләренә ия булды. Көрәшчеләр акчалата, Кубок, медаль һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Көрәшчеләргә алдагы тормышларында уңышлар теләп көрәш батырларын тәрбияләүче тренерлар фикерләрен дә укып үтик. Барлык тренерлар белән дә аралашырга мөмкинлек булмады, гафу итә күрсеннәр. Тренерлар арасында зур хөрмәткә лаек А.А.Минибаев, Т.М. Муртузов  кебек шәхесләрнең дә булуын әйтеп үтәргә кирәк.

“Әлбәттә, чемпионатка көрәшчеләр бик күп җирдән, бик яхшы әзерлекләр белән килгәннәр. Алдынгылар рәтендә булачагыбызга шигем юк иде. Алла бирса, ходай кушса киләчәктә әле беренчеләрдән булырбыз” – дип үз фикерләре белән бүлеште Айбулат Сафин.

“Бар максатым, гомерем буе хыялланган хыялым безнең батырларның Татарстан батырлары белән бер рәттә күрү булды. Чит төбәктә үз милләтемнең генә түгел, башка милләт егетләренең дә тартылуы тагы да күңелләргә дәрт өсти. Безгә алга таба да Себер җирлегендә көрәшне киңрәк җәелдереп, яшь буын күңелендә билбаулы көрәшкә мәхәббәт уята алсак безнең киләчәгебез өметле булыр дип уйлыйм. Шунысын да әйтер идем безне ел саен Россия чемпионатында катнашырга мөмкинлекләр тудырган оештыручыларга, барлык көрәш батырларына һәм иганәчелек күрсәткән чын татар егетләренә чиксез зур рәхмәтемне әйтәм. Бүгенге кризис заманында безнең бу милли көрәшне киң җәелдерүдә,үстерүдә бик күп еллар иганәчелек күрсәткән дусларыбыз: бертуган Миндар һәм Фазыл Әгләмовлар, Константин Гаевский, Виктор Сарапин, Рафаиль Ульбеков, Риф Садыков, Роберт Мурзаков, Самат Халимов, Фәрит Юмаев, Рифат Салюков, ООО “ЮграТехСтрой” җәмгыяте. Бу егетләргә мин аеруча да чиксез рәхмәтле. Бердәмлектә көч диләр, бу бик дөрес”, – дип белдерде үз әңгәмәсендә ХМАО-ның милли көрәш Федерациясе президенты Фәрит Кави улы Шәймәрданов.

Әфәрин егетләр! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*