tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО-Югра өлкәсендә Сабантуйлар башланып китте
ХМАО-Югра өлкәсендә Сабантуйлар башланып китте

ХМАО-Югра өлкәсендә Сабантуйлар башланып китте

Июнь ае Сабантуйлар ае. ХМАО-Югра өлкәсе шәһәрләре бу күркәм гадәтне якшәмбе көнне башлап җибәрде. Беренче булып Мегион шәһәрендә Зөһрә Бикташева җитәкчелегендәге татар милли мәдәни үзәге Сабантуе бәйрәмен уздырды.

Һава торышлары салкын булуга карамастан алар мәйданга бар шәһәр халкын җыйды. Ә менә бүләкләү мәдәният йортында дәвам итте. Зөһрә ханым Бикташева үз халкына хезмәт иткән ул-кызларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ә менә көрәш батыры булып Излучинск шәһәре батыры АЛЬБЕРТ РАХМАТУЛЛИН танылды. Быелгысы елны беренче тәкәне, акчалатата сертификатны ул алды. Себердә Сабантуйлар дәвам итә. Быелгысы елны иң күп тапкыр батыр булып кем танылыр, июнь ахырында белербез. Күзәтеп барыгыз. ХМАО-Югра төбәгендә 30 июньгә чаклы атнаның шимбә – якшәмбе көннәрендә шәһәрләрдә Сабантуйлары гөрләячәк!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*