tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО-Югра төбәге lll Халыкара “Җәлил укулары” конкурсының 3 этабына үткән
ХМАО-Югра төбәге  lll Халыкара “Җәлил укулары” конкурсының 3 этабына үткән

ХМАО-Югра төбәге lll Халыкара “Җәлил укулары” конкурсының 3 этабына үткән

Белүегезчә, 2020 елның III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе дәвам итә. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйге 4 этаптан тора.

II этапның да нәтиҗәләре билгеле. Беренче этап — Татарстан районнары авылларында, чит төбәкләр һәм чит илләр татар иҗтимагый оешмалары арасында уздырылган булса, ә икенче этап — Татарстан районнарында, чит төбәкләрдә 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында 15 зонада узды. Әлеге зоналарга: Чиләбе, Ырынбур, Башкортостан, Ульян каласы, Киров, Свердлау, Иваново, Томск төбәкләре керә. Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәре зоналарына бүленгән.

Игътибар! Алда өченче этап. Өченче этапка узган катнашучыларның видеоязмалары мәртәбәле жюри карамагына тапшырылып нәтиҗә ясалачак.

ХМАО-Югра төбәге, Свердлау зонасы “Җәлил укулары” lll Халыкара әдәби конкурсының 3 этабына үтүчеләр:
– Сәлимова Светлана (Советск шәһәре)
– Зиятдинов Рөстәм (Сургут шәһәре)
– Горбунова Юлизә (Түбән Варта шәһәре)
– Җиһаншина Нурия (Сургут шәһәре)
– Исхакова Рина (Нягань шәһәре)
– Шакирова Алинә(Түбән Варта шәһәре)

Нәфис сүз осталарына алга таба да зур уңышлар теләп калам! Барлык катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм! Әйткәнемчә, ХМАО-Югра әлеге конкурста беренче генә тапкыр катнаша.

2020 елның III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең II тур нәтиҗәләре оештыру комитеты тарафыннан инстаграм соц. челтәренең @jalil_uku аккаунтында урын алган. Таныша, шатлыкларыгыз белән уртаклаша торыгыз!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

*Түбән Варта – Нижневартовск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*