tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ходайга рәхмәтле булып яшиләр
Ходайга рәхмәтле булып яшиләр

Ходайга рәхмәтле булып яшиләр

Соңгы елларда авыл җирендә төпләнеп калучы, ата-ана нигезен саклап яшәүче гаиләләр саны арта бара. Безнең укучыларыбыз моңа “Яшьлек” кушымтасын укып инана ала. Аның һәр чыгышында диярлек киләчәген авыл белән бәйләгән яшь парлар тормышы яктыртыла. Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар авылында да яшьтәшләренә үрнәк булырлык гаиләләр бар, шуларның берсе – Рөстәм белән Лилия МАВЛИХАНОВЛАР. Алар менә дигән тормыш алып баралар: бала үстерәләр, әти-әниләре белән дустанә мөнәсәбәтләрдә торалар, йорт тазарталар.

Рөстәм бала чактан ук ярдәмчел егет булып үсә. Тормышның мәгънәсен ул халыкка ярдәм күрсәтүдә күрә. Шуңа киләчәген медицина белән бәйли. Лукоян колледжын уңышлы тәмамлаганнан соң, башта Актук ФАПында эшли, аннары Сергач үзәк район хастаханәсенә күчә һәм 2012 елдан бүгенгә кадәр ашыгыч ярдәм фельдшеры булып хезмәт итә.

Сергач районы Камка авылында коронавирус очрагы ачыклануга, 8 апрельдә авыл башында контроль-тикшерү посты булдырылды һәм ул ике атна дәвамында эшләде. Анда полиция, җирле администрация һәм медик хезмәткәрләр дежур торды. Шул арада Рөстәм дә. Ул аларның хәл-әхвәлләрен сорашкан, тән температураларын тикшергән, кирәкле киңәшләрен биргән. Аның әйтүенчә, бер тәүлек дәвам иткән смена эчендә йөздән артык кешене тикшерергә туры килгән.

Ә Лилия чыгышы белән Камка авылыннан. Гаиләләре арткач, әтисе Рамил һәм әнисе Ольга район үзәгенә күченәләр.

Олырак буын кешеләре тиң ярларын күбесе очракта клубтагы кичәләрдә, ул чордагы нинди булса чараларда очратса, әлеге заман егет-кызларын интернет кавыштыра.

Рөстәм белән Лилия 2014 елның көзендә “ВКонтакте” социаль челтәрендә танышалар, хатлар язышып бераз аралашалар һәм туры килгәндә очрашырга килешәләр. Тик, икенче көнне үк, язмышның әмере буенчадыр, алар көтмәгәндә Сергачның үзәк мәйданында беренче тапкыр күрешәләр. Шул көннән яшьләр дуслашып китәләр, очраша башлыйлар. Үзләре дә сизмәгәндә йөрәкләрендә мәхәббәт уты кабына. Бер-берсенә булган хисләрне җитәрлек сынагач, алар өйләнешергә карар кылалар һәм2016 елның августында милләтебездә тагын бер чын мөселман гаиләсе барлыкка килә.

Рөстәмнең әти-әнисе Ирфан белән Роза киленне бик җылы кабул итәләр, шәһәр тормышыннан соң авылга күнегергә булышалар. Бер елдан  яшьләрнең мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала. Ягымлы кызчыкларына Самира дигән матур исем бирәләр.

Гаилә арткач, йортны киңәйтү мәсьәләсе туа. Рөстәм үз кулы һәм көче белән диярлек, төп йортка кушып янкорма арттыра, аңа заманча ремонт ясый, яраткан хатыны һәм бәләкәй кызчыгына бар яктан уңайлыклар тудыра. Хәзер Рөстәм вакытлыча Камкада дежур тора. Ә Лилия Сергач агропромышленность техникумында үзләштергән белгечлеге буенча шәһәрнең “Светофор” кибетендә администратор булып эшли. Эштә үзен уңай яктан күрсәткән ханым гаиләсендә ягымлы хатын, сөекле әни һәм килен булып кала. Күп итеп гөлләр үстерә, яз җитүгә бу йортның тәрәзә төпләре кыяр, борыч, помидор үсентеләре белән тула, шулай ук Лилия җир җиләге (клубника) күпләп утырта, дистәләгән төр чәчәкләр үстерә. Буш вакытында яшьләр “Туган як” газетасын яратып укый, чөнки Роза апаның хезмәте аңа бәйле, ул авылда хат ташучы булып эшли.

Бүгенгә Рөстәм белән Лилия берберсенең мәхәббәтләренә тап төшермичә, пар күгәрчендәй гөрләшеп яшиләр. зур шәһәрләргә яхшы тормыш артыннан омтылучы яшьтәшләреннән аермалы буларак, алар авылда төпләнүләренә бер дә үкенми. Киресенчә, саф һавалы, киң болынлы, Пьяна елгалы матур туган җирләрендә яшәүләре белән горурланалар.

“Шәһәргә күченү турында уй башыбызга да кермәде. Бүгенге тормышыбыз белән тулаем канәгать без, икебезнең дә эше бар, әти-әниләребез янәшәдә. Шуңа да Ходайга рәхмәтле булып яшибез. Аеруча Самирабыз өчен, ул яшәвебезнең мәгънәсе, һаман сөендереп тора, терекөмештәй бер дә тик тормый, барысы белән дә кызыксына. Җирле балалар бакчасына яратып йөри.

Авылыбызда яшәү шартлары уңайлы, мәктәптән гайре бөтен учреждениеләр эшли. Клубыбыз, чын мәгънәдә, мәдәни учак булып тора. Һәр дата уңаеннан анда чаралар үткәрелә. Кайберләрендә катнашырга безне дә чакыралар. Димәк, авылда да рәхәт яшәп була”, – ди “Яшь гаилә” рубрикасының геройлары.

Мавлихановларның бәхетле яшәү серләре – бер-береңне ярату һәм аңлау. Шулай булганда гына тормышта барлык авырлыкларны җиңеп чыга аласың. Яшьләрнең үзара килешеп, тату гомер итүләре – күркәм гамәл. Киләчәкләрен Аллаһы Тәгалә шатлыклар белән генә бизәсен, һәр көннәре матур, якты булсын иде. Ә бүтән яшьләр Рөстәм белән Лилиядән үрнәк алып, туган җирләрендә төпләнеп калсыннар, гаилә корсыннар, балалар үстерсеннәр иде. Шул вакытта гына авылларыбызның киләчәге өметле булыр.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*