tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хоккей: Илдар Гимаев призын Фатих Кәрим якташлары яулады!
Хоккей: Илдар Гимаев призын Фатих Кәрим якташлары яулады!

Хоккей: Илдар Гимаев призын Фатих Кәрим якташлары яулады!

Башкортостанның Бишбүләк районында Илдар Гимаев призына оештырылучы хоккей турниры тәмамланган.  Яугир шагыйрь Фатих Кәримнең туган авылы Аетта район үзәге булган  Бишбүләк, Кыңгыр Мәнәвез авылы  һәм  Ает мәктәбе командалары көч сынашкан. Елбулак авылында икенче төркемдә уйнаучы  Елбулак-Тамак, Усак Кичү, Куш Елга мәктәпләре командалары ярышкан.  Элек Бишбүләк районы башлыгы булган, аннан соң Башкортостан Президенты администрациясен җитәкләгән  Илдар Гимаевның  якты истәлегенә багышланган бу турнирны якташлары бик яраталар. Уеннарны карарга авылның яше-карты килә.

Ике төркемдә җиңеп чыккан Ает һәм Елбулак-Тамак хоккейчыларының финал бәйгесендә Фатих Кәримнең һәм Илдар Гимаевның яшь авылдашлары җиңеп чыкканнар.  Бу хакта мәгълуматны Илдар Гимаев исемен йөретүче шушы комаданың интернеттагы сәхифәсе хәбәр итә.

Ает командасының һәм республика балалар хоккей турнирларының  танылган һөҗүмчесе Айдар Латыповка тиздән 13 яшь тула.

Ф.Кәрим исемендәге  Ает мәктәбе хоккей командасында  уйнаучы Дүсән егете Фидан Халиков

Әлеге зур  җиңүгә шатланган якташлар арасында  Дүсән авылында яшәүче Гөлназ ханым Халикова аетлылар командасының фотосын һәм анда уйнаучы улы Фиданның рәсемен татар конгрессы интернет порталына җибәргән. Интернет караучыларыбыз һәм укучыларыбыз бу егете күптән беләләр: “Дөнья” студиясенең 2014 елда чыккан “Авыл компьютерчысы Фидан” видеоязмасында Фидан Халиковның компьютер белән мавыгуы турында сөйләгән идек.

Гөлназ ханымның әйтүенә караганда, хәзер Ает мәктәбендә укучы Фидан Халиков компьютерны да ташламаган, спорт белән дә шөгылләнә, хуҗалык бунча да ярдәмләшә икән. Менә нинди  яшьләр үсә Башкортостан, Бишбүләк авылларында!

Римзил Вәлиев
Карагыз: Авыл компьютерчысы Фидан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*