tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Һөнәр» яшь режиссура фестивале Кариев театрына күчә
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале Кариев театрына күчә

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале Кариев театрына күчә

6-11 декабрьдә Казанда «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Ул беренче тапкыр 2009 елда Г.Камал театры инициативасы белән уздырылган.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге оештырган фестиваль быел Г.Кариев театрына күчә. Г.Камал театрының директоры Илфир Якупов әйтүенчә, бу яшьләрне иҗатка – театрга тарту өчен кирәк, шуңа күрә аның максаты да – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү дип билгеләнгән.

«Без бу турыда Фәрид Бикчәнтәев белән ныклап уйладык: «Яшьләрне ничек күтәрергә, кая җыелырга?» – дигән сорауларга җавап эзләдек. Шулай бергә җыелып оештырылган фестиваль традициягә кереп китте. Без аны ышанып Г.Кариев театрына тапшырдык. Ренат Әюпов төрле фестивальдә катнашкан, кызыксынган режиссер буларак, әлеге тәкъдимне кабул итте. Бу очракта бизнестагы кебек, 10 ел буе бер үк эшне алып барып безнең күзләр тоныклангандыр инде, хәезр яңа сулыш, башка яктан карау кирәк», – диде директор.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов төп вазыйфа аларга күчүен ниндидер билге дип саный. Киләчәк 10 елда да яшьләрнең иҗаты төрләнер, яңа сулыш алыр дип өметләнә.

Сүз уңаеннан, фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Алар арасында театр өлкәсендә шактый тәҗрибәле Илгиз Зәйниев, Фәрид Бикчәнтәев тә бар. Ләкин Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игламов әйтүенчә, фестивальдә режиссерлар дәрәҗә буенча бүленми. «Без ахырдан бүләкләр, урыннар тапшырырга җыенмыйбыз. Төп максат бит яшь режиссерларны театр сәнгатенә тарту, иҗат итү», – ди ул.

Афишага 23 спектакль кертелгән. Алар Казанның 8 театраль мәйданчыгында: Г.Камал театры, Кариев театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, «Угол» иҗат лабораториясе, Казан Ратушасы һәм WERK арт-киңлегендә күрсәтеләчәк.

Рәфидә Галимҗанова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*