tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!
Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!

Бөтендөнья татар конгрессы Сезне олуг юбилеегыз – 70 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән котлый. Татарстанның бүгенге уңышлары, һичшиксез, аның 90-нчы елларда башланган яңа дәүләтчелеге белән бәйле. Ә бу дәүләтчелекне торгызуда Сезнең өлешегез гаять зур. Татарстанда парламентаризм институтын булдыру тулысынча Сезнең исемегез белән бәйле. Дәүләтчелегебезнең язмышы хәл ителгән референдум чорында Сез нык тордыгыз, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәттегез. Сезнең дипломатиягә сәләтегез нәкъ шул чорда, федераль хакимиятләр белән сөйләшүләр алып барганда, бөтен яклары белән ачылды. Әгәр Сез илкүләм сәясәтчеләрне Татарстанның хаклыгына ышандыра алгансыз икән, бу инде Сезнең чын дәүләт эшлеклесе икәнегез турында сөйли.

Сезнең барлык күркәм сыйфатларыгыз Татарстан халкы тарафыннан гына түгел, федераль хакимиятләр ягыннан да югары бәяләнде. Сезнең күп еллар дәвамында Татарстан җитәкчелегенең иң югары сафында булуыгыз гына да моңа дәлил булып тора. Сез Русия Федерациясенең халыкара мәйданда эшчәнлегенә дә зур өлеш керттегез. Сез озак еллар Европа Советының Төбәкләр комитеты җитәкчелегендә булдыгыз. Бу эшчәнлек, һичшиксез, Татарстан җөмһүриятен халыкара мәйданда танытуга хезмәт итте.

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче милләттәшләребез Сезгә бик рәхмәтле, Сез Конгрессның күпкырлы эшчәнлегендә һәрдаим катнашып киләсез. Сезнең тырышлыгыгыз белән Татарстан Республикасы Конституциясенә, читтәге татарларны кайгырту турында 14 матдә кертелде. Бу хокукый гамәлнең татар дөньясын яшәтү өчен әһәмияте искиткеч зур.

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович! Сезгә шушы матур юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, җаваплы эшегездә уңышлар, тормышыгызда куанычлар, гаилә бәхете телибез. Сезгә киләчәктә дә милләттебезгә таяныч булырлык гамәлләр кылырга насыйп булсын.

Олы ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты 

Р.З. Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*