tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка 70 яшь тулу уңаеннан котлаулар
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка 70 яшь тулу уңаеннан котлаулар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка 70 яшь тулу уңаеннан котлаулар

2018 елның 1 августында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировка 70 яшь тула. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев котлавы

 

 

 

 

 

 

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезнең 70 яшьлек юбилеегыз Татарстан һәм татар халкы тормышында мөһим вакыйга. Хезмәт сөючән, авыл гаиләсендә чыныгып үсеп, инженер-химик һөнәрен алганнан соң, Сез бөтен гомерегезне идарә итү, мәдәният һәм кеше тәрбияләүгә багышладыгыз. Үзегез сайлаган барлык юнәлешләрдә дә иң югары үрләргә күтәрелдегез.

Сезнең яшь буынны тәрбияләүдә, педагогика буенча кандидатлык диссертациясен яклауда, иҗат берлекләре, мәдәният, сәнгать хезмәткәрләре, эшкуарлар белән эшләүдә, яңа оешмалар үстерүдә тупланган тәҗрибәгез “Казан” милли-мәдәни үзәген оештыру, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын җитәкләү елларында тулысынча ачылды. Сез, татар халкы тарихы буенча диссертациясе яклап, милли җәмгыятьләрнең эшен куәтләдегез, Бөтендөнья татар конгрессы каршында авыл эшкуарларын, татар яшьләрен, туган якны өйрәнүчеләрне, татар хатын-кызларын берләштерүче җәмгыятьләр эшчәнлегенә көч бирдегез, дин әһелләре белән милли җәмәгатьчелекнең хезмәттәшлеген җайга салдыгыз, эстрада, музыка, хореграфия коллективларын үстердегез. Бу гамәлләрдә Сез үзегезнең милләт юлында фидакарьлек һәм дәрт белән эшли алуыгызны исбатладыгыз һәм исбатлап киләсез.

Үзегезнең 70 яшьлек юбилей көннәрегездә Сез Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче татар җәмгыятьләренә ярдәм итүегез һәм туплавыгыз белән горурлана аласыз. Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең дистәләрчә дәүләтләрендә Татарстан Республикасы һәм татар конгрессы ярдәмендә мәдәниятне, мәгърифәтне үстерү, кадрлар әзерләү, яшь буынның милли үзаңын, милләттәшләрнең хакимият һәм икътисад вәкилләре арасында багланышларын ныгыту кебек мәсьәләләрне хәл иттегез.

Катлаулы һәм җаваплы урыннарда озак еллар эшләп, Сез һәрвакыт максатчан хәрәкәт иттегез, халкыбызга ярдәм итү өчен барлык көчегезне һәм тәҗрибәгезне кулландыгыз.

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы, коллективы һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм! Корычтай тазалык һәм тормышыгызда бәхетләр телим!

~

Хөрмәтле Ринат Зинур улы!

Сезне чын күңелемнән юбилеегыз белән котлыйм!

Әлеге истәлекле көндә Сезгә ихлас йөрәктән барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте һәм зур җиңүләр телим. Хыялларыгыз тормышка ашсын, дус-туганнарыгызның ярдәме куйган максатларга ирешү юлында яңа көч өстәсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, шатлык, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

Казан шәһәре Мэры И.Р.Метшин

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм шәхсән үземнең исемнән олы юбилеегыз белән тәбрик итәм!

Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!

Республикабызда гына түгел, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, милли мәркәзебез Казан белән һәрдаим элемтәдә тотып, татарның бүгенге торышы, үсеше белән таныштырып тору, аларны үзләрен халкыбызның өзелмәс бер өлеше итеп хис итүгә юнәлдерелгән катлаулы һәм шәфкатьле эшегездә зур уңышларга ирешеп, яңа милләтпәрвәр буын да үстердегез!

Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәгездә зур уңышларга ирешүегезне телим.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек!

Татарстан Республикасының
Премьер-министр урынбасары –
Тулы вәкаләтле вәкил
Р.К. Әхмәтшин

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезне күренекле бәйрәмегез – тууыгызга 70 ел тулу көне белән котлыйм. Татарстан Республикасы талантлы кешеләргә бай һәм без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сез – республикабыз, татар халкы мәнфәгатьләренә күп еллар тырышып хезмәт иткән, милләтебезне туплау, аның абруен күтәрү өчен белемен, тәҗрибәсен һәм көчен кызганмаган җитәкчеләрнең берсе. Россиянең, дөньяның ерак почмакларына сибелгән татарлар арасында лаеклы хөрмәт һәм абруй казандыгыз.

Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын. Алга таба да нәтиҗәле хезмәт, исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телим Сезгә.

Татарстан Республикасы Президенты
Аппараты җитәкчесе Ә.Ә.Сәфаров

~

Хөрмәтле Ринат әфәнде!

Сезне Марий эл Республикасының “Республиканың татар мәдәнияте үзәге” хезмәткәрләре исеменнән чын күңелдән олуг бәйрәм – юбилеегыз котлыйм.

Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.

Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!

Марий Эл Республикасының татар
мәдәнияте үзәге” директоры Илгис Гайсин.

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Казакъстанда яшәүче татарлар исеменнән Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән котларга рөхсәт итегез!

Без, Казакъстандагы татарлар, Сезнең җылы карашыгызны, кешеләргә ярдәм итәргә әзер икәнлегегезне һәрвакыт тоеп тордык, милли-мәдәни хәрәкәтебездә Сезгә таяндык. Иҗтимагый эшебездә кыенчылыклар туганда, Сезнең акыллы киңәшләрегез байтак проблемаларны чишәргә мөмкинчелек бирде. Казакъстандагы татарлар Ринат Закировны чын күңелдән үзебезнең татарыбыз дип кабул итте.

Сезнең шушы хезмәтегез, һәркем белән дә дөрес һәм ихтирамлы аралашу оештыра белүегез- болар барысы да Сезне бөтен дөньяга таралган милләттәшләребез алдында чын ихтирамга лаеклы шәхес итеп танытты. Бөтендөнья татар Конгрессының какшамас абруенда, һичшиксез, Сезнең фидакарь хезмәтегезнең бәхәссез олы урыны бар.

Кадерле Ринат Зиннур улы!

70 яшьлек юбилеегыз көнендә без Сезгә барлык изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай Тәгалә бөтен теләкләрегезне, хыялларыгызны гамәлгә ашырырга юл ачсын!

Киләчәктә дә бергә-бергә, кулга кул тотынышып туган халкыбызның мәнфәгатьләре өчен тагын да озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын!

Кәримов Т.Ә. – Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессының идарә рәисе, Казакъстан халкы Ассамблеясенең Кинәш әгъзасы;
Хәйруллин Г.Т. – Казакъстан Республикасы мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы,
педагогика фәннәре докторы, профессор, академик;

Муллашев К.В. – Казакъстан Республикасының дәүләт бүләге иясе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе,
Татарстан Республикасының халык рәссамы, профессор;

Ахунҗанов Г.Г. – Татарстан Республикасының  атказанган мәдәният хезмәткәре,  Татарстан Республикасының
атказанган сәнгать эшлеклесе;

Низамутдинова Ж.А. – Астана шәхәренең укыту-белем бирү
“Дуслык” үзәгенең рәисе.

Астана ш., Казакъстан Республикасы

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Бельгия патшалыгында яшәүче татарлар ихлас күңелдән туган көнегез белән котлауларын җибәрә. Сезнең җитәкчелектәге «Бөтендөнья татар конгрессы» читтә яшәүче татарлар өчен күп вазифалы, татар халкы мәдәниятен таныту үзәге, шул ук вакытта яңа идеяләр өлгесе, алдынгы проектлар чыганагы булып тора, Европа җирлегендә Татарстанның, милләтнең данын танытырга хезмәт итә.

Татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу, Европа татарларына таныту максатыннан зур колачлы мәдәни, тарихи ҺӘМ гуманитар проектлар булдыруда сезнең өлешегез зур. Сезнең тормыш юлыгыз бүгенге 70 яшегезгә хәтле җәмгыятькә ҺӘМ дәүләткә тугрылыклы хезмәт итүнең ачык мисалы булып тора. Без Сезне дәүләт эшлеклесе ҺӘМ иҗтимагый эшлекле, тәҗрибәле, зирәк җитәкче буларак беләбез ҺӘМ югары бәялибез. Кәдерле Ринат әфәнде, дистә еллар буе Сез безнең “Бельгия татарлары” җәмгыятенә таянычы булып торасыз. Киңәшләрегез, белемегез, тәҗрибәгез татар доньясында икътисадының динамикалы үсешенә ҺӘМ социаль мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүенә, дуслыкның ныгуына ҺӘМ милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә. Сезнең күңел киңлегегезгә бөтен донья татарлары сыя. Сез үзегез дә безгә Аксакал ролен үтисез. Аксакал буларак, Сез тарихи мирасыбызны саклауда, динебез ядкәрләрен яңа буынга җиткерүдә, татар-мөселман милләтен дөньяга танытуда үзегездән биниһая зур өлеш керттегез. Бу сезнең акыллы ҺӘМ хикмәтле сәясәтнең татлы җимешләре.

Безнең “Бельгия татарлары” җәмгыяте Европада газиз ана телебезне балаларыбызга җиткерү җәһәтеннән киң кырлы эшчәнлек алып бара. Төп максатыбыз: яшь буынның күңеленә татар теле аша милли рухи мәдәниятебезне салып калдыру. Бу кеннәрдә дә терле илләрдән килгән татар балалары Урта дингез буенда Испаниядә урнашкан лагерьда ял итә, Татарстанннан килгән укутучылар белән белемнәрен арттыра. Сез шул эшебездә дә безнең таянычыбыз булдыгыз. Без Сезгә шуның өчен дә чиксез рәхмәтле. Югары ьөнәри осталыкка ия булуыгыз, күңел җылыгыз, гражданлык бурычын тоеп яшәвегез Сезнең лаеклы төстә абруегызны күтәрә, хөрмәт китерә.

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы! Сез дөньяга чәчәкле жәй аенда аваз салгансыз. Шул кеннәр Сезгә күнелегезгә илхам, җәйге муллык, табыныгызга бәрәкәт китерсен. Сезгә гаилә бәхете, бала ҺӘМ оныкларыгызның игелеген күреп, халкыбызның рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын!

Ихтирам белән,
Бельгиядәге татар җәмгыяте берлеге
Лилия Валеева

~

Хөрмәтле вә мөхтәрәм Ринат Зиннурович!

Сез бүген үзегезнеӊ олы юбилеегызны – 70 яшегезне бәйрәм итәсез! Төмән өлкәсе татарлары исеменнән hәм шәхсән үз исемемнән Сезне кайнар котлыйбыз! Бу юбилейлы бәйрәм безнен өчен дә зур шатлык, чөнки Сез ике дистә ел дәвамында бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларныӊ күз нуры, әйдаманы, ачык йөзле, җылы итеп hәрвакыт елмаеп торучы юлбашчысы булып торасыз!

Сез бөтен илгә, татар дөньясына мәгълүм абруйлы җитәкче, данлыклы шәхес, үзегезнен тормышыгызны гаять авыр хезмәткә – татар халкын күтәрүгә, үстерүгә, берләштерүгә багышладыгыз! Кешелекле сыйфатларыгыз, кыю карарларыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез hәм корычтай ихтыяр көчегез белән зур абруй казанган, максатка омтылышлы, жаваплы hәм талантлы җитәкче булып күнелләребезгә мәӊгегә уелып калачаксыз. Күпме җылы сүзләр, акыллы тәкъдимнэр, шатлыгыбызны уртаклашучы, сөенечле хәбәрләр алдык без Сездән бу елларда, хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Казан вә Төмән арасында булган тыгыз бәйләнеш безнең өчен зур мәртәбә. Сезнең файдалы, урынлы киңәшләрегез, фидакарь хезмәтегез, дәртләндерүче, илһам бирүче сүзләрегез безнең өчен һәрвакыт тансык, киләчәктә дә бер-беребезнең җан җылысын тоеп, аралашып, аңлашып яшәргә насыйп итсен иде Ходай. Меӊнәрчә милләттәшләребез Сезгә шулай ук бик рәхмәтле. Без, Төмән өлкәсендәге татар конгрессы җитәкчелэре, тынгысыз хезмәтегезне югары бәялибез.

Бүген без Сезгә ихлас кунелдән үзебезнең иң изге теләкләребезне юллап, рәхмәтебезне белдерәбез, киләсе елларда да бергә булып, ярдәмләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп, татарлыгыбызны онытмый, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне, динебезне үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшлик. Алга таба да тулы канлы тормыш белән дәртләнеп яшәгез! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы табыннарыгыз hәрвакыт түгәрәк булсын. hәр туар таӊга, бәхет китергән хезмәтегезгә куанып, аннан ямь табып, сау-сәламәт булып яшәргэ насыйп итсен үзегезгә. Без Сезгә ижади унышлар, ышанычлы дуслар, озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! Без Сезне бик хөрмәт итәбез, Сезне яратабыз, Сезнен белән горурланабыз!

Тирән ихтирам белән Төмән өлкәсе
татар конгрессы президенты Н.Г. Саттаров

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Чиләбе өлкә татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән, Сезне, чын күңелдән юбилеегыз уңаеннан, туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм!

Сез Бөтендөнья татар конгрессын күп еллар буе җитәкләп,
буыннан-буынга күчүче халкыбызның кыйммәтләрен, рухи байлыгын, тарихи ядкәрләрен торгызу, мәдәни мирасын үстерү эшендә зур өлеш кертүче олы шәхес. Милләтебезгә җаныгыз белән бирелгән җитәкче буларак, кайсы илгә, кайсы өлкәгә барсагыз да, халкыбызның шөһрәтле тарихыын да, мәдәни, мәгариф. икътисади һәм сәяси мәсьәләләрен дә саклап калырга тырышасыз. Чиләбе татарлары Сезне һәрвакыт сабыр холыклы, шул ук вакытта көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел кеше итеп күрә.

Бу күркәм сыйфатларыгыз, безнең барыбызга да үрнәк булып тора.
Халкыбызның мәдәни мирасын үстерүдә, һәм бөек халкыбызга хезмәт итү юлында Сезгә ихлас күңелдән сәламәтле озын гомер, иминлек, шәхси тормышыгызда һәм гаять җаваплы хезмәтегездә илһам һәм уңышлы казанышлар телим.

Ходай Тәгалә Сезне сакласын, изге эшләрегездә ярдәм бирсен!

Хөрмәт белән
Чиләбе өлкә Кануннар чыгару
Җыены депутаты, Чиләбе өлкә
татар конгрессы Башкарма
комитеты рәисе Л.Р. Колесникова.

~

Хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән Белоруссияда яшәгән татарлар исеменнән тәбриклибез! Сезгә теләкләрнең ин изгесен телибез! Сез hәрвакыт көчле, татар рухлы , ярдәмчел, татар кешесе өчен җан атып торасыз. Сезгә корычтай сәламәтлек, озын, бәхетле гомер, яшэу дәрте hич сүнмәсен йөрәгегездә, алсу таңнар күмсен шатлыкка, картаерга әле бер дә ашыкмагыз.

Белорусиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәнияте мирасы”
Халыкара иҗтимагый берлеге президиумы рәисе
Э.А.Левшевич

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы! (Ринат әфәнде)

Марий Элда яшәүче 40 мең татар исеменнән Сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм!

Сезнең фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, белемегез, эшкә җаваплы карашыгыз җәмгыятьтә һәрвакыт хөрмәт уята. Сез татар иҗтимагый оешмаларының эш башында тордыгыз, милли үзенчәлекләребезне, гореф – гадәтләребезне, халкыбызның яшәү рәвешен Рәсәйдә генә түгел, ә чит илләрдә дә саклап калуга зур көч керттегез. Марий Элда татар иҗтимагый оешмасының барлыкка килүенә, актив рәвештә эшләвенә Сез зур көч керттегез.

Сез һәрвакыт заман белән бергә атладыгыз. Сезнең белән аралашу безгә рухи ныклык һәм таяныч бирә.

Оештыру таланты, энергия, һәрвакыт алга үсеш, яңача эш алымнары эзләү – бу Сезгә генә хас сыйфатлар.

Юбилей – яңа проектлар башлау өчен бик матур һәм уңайлы вакыт.
Сезне беркайчан да өмет, шатлык, туганнарыгызның йөрәк җылысы ташламасын. Алдагы тормышыгызда кояшлы, шатлыклы көннәрегез күп булсын! Сезнең хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Туган көнегез белән!

“Республика татарларының милли – мәдәни мөхтәрияте”
шурасы рәисе
Шакиров Әмир Тәлгать улы.

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Курган өлкәсе татарлары исеменнән Сезне олы бәйрәмегез — 70 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм һәм олы хөрмәт белән иң изге теләкләремне җиткерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим.

Без, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, һәрвакыт Сезнең ярдәм кулыгызны сизеп торабыз. Сез татар телен,мәдәниятен саклау мәсьәләләренә һәрвакыт игътибарлы булып , тарих, дин, милләт һәм халкыбыз дип янып яшисез . Татар милләтен саклау өчен зур шәхси өлеш кертеп, безнең регионнар арасында берничә әһәмиятле проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирдегез. Шуларның берсе: татар мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре, Бөтенроссия авыл сабантуе, Курган шәһәрендә татар мәдәни үзәген ачу. Барлык бу вакыйгалар Курган өлкәсе татар конгрессының иҗтимагый оешмасы авторитетын күтәрүгә ярдәм итә, безнең төбәктә яшәүче халык арасындагы дуслык һәм татулык хисләрен ныгыта. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәм һәм киләчәктә дә яңа унышларга ирешерсез дип ышанам.

Курган өлкәсе татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе
Юнусов Марат

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезне олы бәйрәмегез – 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сез – халкыбызның милләтпәрвәр улы, талантлы шәхес, булдыклы ир-егет. Зур дәрәҗәле һәм җаваплы вазыйфаны үз җилкәгезгә йөкләп, татар халкының хәзергесен һәм киләчәген үстерүдәге хезмәт юлыгызда зур көч куеп эшлисез. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, төпле фикерләрегез яңа үрләргә күтәрелергә мөмкинлек бирер.

Сез яшь буынга үрнәк! Киләчәктә дә кулга кул тотынып, бердәмлекне саклап эшләвебезгә ышанабыз. Матур гомер бәйрәмегездә тормышыгызда бәхет-шатлыклар, корычтай ныклы саләмәтлек, гаилә тынычлыгы һәм эшегездә зур уңышлар телибез!

Удмуртия татарларының
милли-мәдәни автономиясе,
“Яңарыш” газетасы редакциясе.

~

Ринат Зиннурович!

Җир шарының hәр илендә,
Һәр көтмәгән җирендә
Татарларда яши анда
Сөйләшеп үз телендә.

Без сибелгән татарлар дип
Күп сөйлибез, беләбез…
Очрашырга, күрешергә
Булмый, дуслар, сәбәпсез.

Ринат атлы Зиннур улы
Тапты җаен, сәбәбен,
Барлап, хаклап, очраштырып
Таба алды hәрберсен!

Ауропада дан казана
Татарлар альянсыда,
Яңгырап торган чараларга
Сокланалар барсы да!

Сабан туйлар гөрләп үтә
Мәдәни көннәребез,
Кулларга куллар тотышып
Хәзер бездә бергәбез!

Җыелабыз горурланып
Мәркәзебез Казанда,
Үз баласын каршы алыр
Бар илебез тагында!

Җитмеш яшь ул – җилтерәтеп
Балкып яшәр чак әле!
Алга карап, үткәннәргә
Горурланыр чак тагы!!!

Җәүhәр җәүhәр булыр диләр
Ниләр генә булса да…
Җәүhәр булып кала күрсен
Туксан, йөзләр тулса да!

Сәламәтлек бирсен Аллам,
Гаилә бәхете дә!
Үрнәк булып барчабызга
Яшәгез бу дөньяда!!!

Чәчәк бәйләмнәре кебек
Бәйләдегез сез безне!
Бергә булып, бердәм булып
Сөендерербез сезне!

Изге теләк тели сезгә
Ауропа татарлары!
Кабул итеп алырсыз дип
Һәр йөрәк чаткыларын!!!

“Европа татарлары” альянсы
рәисе
Флюр Шәрипов

~

Хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Омск өлкәсе Үләнкүл авылында яшәүче хәрбер кеше Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлый!

Озак еллар төрле өлкәләрдә яшәүче һәр татар кешесенә зур ихтирам белән карыйсыз, нидә булса татарлар яхшысы яшәсен дип тырышасыз, көч саласыз, саклыйсыз, үстерәсез.

Авылдашларым исеменнән, Сезгә ерак Себердән иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Сез көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим.

Зур рәхмәтләр һәм ихтирам белән,
Омск өлкәсе Уләнкүл авылы хакимияте башлыгы
Ләйлә Мәүлетдиновна Мөхәммәтшина.
Үләнкүл, 2018ел.

~

Хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Юбилеегыз – 70 яшь туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Чәчлэргә чал, адымнарга салмаклык, бай тормыш тәҗрибәсе өстәп килгән бу бәйрәмегез тормышыгызда дәрәҗәле нәтиҗә ясарга җирлек биргән көн. Сәламәтлек, шатлык, куаныч һәм бәхет, куңел тынычлыгы телибез.

Җитмеш бит ул – җитмеш кенә
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен –
Оныкларың гөрләп үссеннәр.

Әнвәр Әминов
Алтай крае
татар-башкорт милли-мәдәни
автономиясе
җитәкчесе

~

Хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Безнең җәмгыять КРОО “Кардашлар” Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!Сез татар җәмгыятьләренә зур юл үстерү буенча һәм анарның ярдәм үткәрдегез!

Сезнең шушы 70 яшьлек зур юбилеең белән ихластан котлыйбыз, сезнең булганыңа сөенеп, зур сәламәтлек, җан тынычлыгы, туар таңнарыңның якты, зур куанычлар гына алып килүен телибез!

Җылы да, мул да, югалтуларсыз да булсын гомер көзең. Гомер китабың бәхетле мизгелләрне саный-саный язылсын да язылсын әле.

Алдагы гомеребездә дә шулай бердәм булып, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Аллаһы тәгалә биргән гомеребезне исәнлектә, сәламәтлек белән яшәргә язсын!

Ихтирам белән,
Калининград өлкәсе
“Кардәшләр” төрки халыклар
мәдәнияте җәмгыяте рәисе
Р.Р. Каюмов

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Барда районы хакимияте һәм Барда районы татарлары һәм башкортлары милли мәдәни үзәге Сезне олы юбилеегыз белән котлый!

Сез татар милләтенең мәдәниятен, мәгарифен, гореф-гадәтләрен, димәк, татар халкын саклау һәм үстерү эшендә зур уңышларга ирештегез.

Дөньядагы глобализация проблемалары эшне катлауландыруга карамастан, Сез яңа юнәлешләр нигезендә халкыбызның киләчәге өчен эшлисез. Без, бардалылар, сезнең хезмәтләрегезгә югары бәя бирәбез һәм олы рәхмәт белдерәбез.

Сезгә иминлек, саулык, озын тормыш һәм яңа уңышлар телибез.

Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев
Барда районы Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Җир шарында, бөтен дөнья халыклары арасында бүген татар халкы үз урынын алып тора икән, бу шул халыкның асыл затларының рухи ихтыяры белән бәйле.

Сез үз тормышыгызны татар халкының киләчәгенә багышлап яшисез. Сез Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Минтимер Шәймиев, Индус Таһиров шикелле ихтирамга лаеклы милләтпәрвәр.

Без, татарлар, кайда гына яшәвебезгә карамастан, Сезнең һәрвакыт татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуыгызны тоябыз һәм Сезгә бик рәхмәтлебез.

Без, пермь татарлары, Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Сезгә саулык, сәламәтлек, озын гомер, күп еллар халкыбызга хезмәт итүегезне телибез.

Пермь крае татарлары
милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе
Х.Х. Фәрвәзетдинов

Пермь краенда
Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле
С.Н. Назин

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезнең 70 яшьлек юбилеегыз уңаеннан булган ихлас теләкләребезне кабул итегез!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынында эшләү дәверендә Сезнең тарафтан татар халкын берләштерүгә, аның тарихи байлыгын, мәдәниятын, белем бирү һәм татар теле дәрәҗәсен үстерүгә бик зур олеш кертелде.

Безнең бергә эшләу дәверендә биргән акыллы киңәшләрегез һәм куелган мәсьәләләрне чишу тәҗрибәсе белән уртаклашуыгыз өчен аерым рәхмәтемне җиткерәм!

Һөнәри көчкә һәм кыю идеяларны тормышка аштыру тәҗрибәсенә ия булган кеше буларак, киләчәктә дә үзегезнең белемегезне, җитәкче тәҗрибәсен Татарстан Республикасының милли-мәдәни, рухи һәм сәяси үсешендә дә кулланырсыз дип ышанабыз.

Сезнең, дөнья күләмендә булган татар халкының хакына юнәлгән затлы хезмәтегездә һөнәри һәм тугры фикердәшләрнең янәшә баруларын телибез, тормыш көче һәм тупланган тәҗрибәгез киләчәк эшегездә дә нигез булып тырсын.

Бу истәлекле көндә, хөрмәтле Ринат Зиннур улы, сезгә саулык-сәләмәтлек һәм озын гомер юлы, бәхет һәм рухи байлык, күңел тынычлыгы һәм чиксез уңышлар теләргә рөхсәт итегез!
Тыныч тормыш һәм иминлек Сезгә һәм барлык якыннарыгызга!

Олы хөрмәт белән,
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
«АЛТЫНБАНК» идарә рәисе
Р.М. Абдуллин

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм шәхсән үземнең исемнән олы юбилеегыз белән тәбрик итәм!

Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!

Республикабызда гына түгел, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, милли мәркәзебез Казан белән һәрдаим элемтәдә тотып, татарның бүгенге торышы, үсеше белән таныштырып тору, аларны үзләрен халкыбызның өзелмәс бер өлеше итеп хис итүгә юнәлдерелгән катлаулы һәм шәфкатьле эшегездә зур уңышларга ирешеп, яңа милләтпәрвәр буын да үстердегез!

Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәгездә зур уңышларга ирешүегезне телим.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек!

Татарстан Республикасының
Премьер-министр урынбасары Тулы вәкаләтле вәкил

Р.К. Әхмәтшин

~

Хөрмәтле Ринат Зинур улы!

Күркәм бәйрәмегез – 70 яшьлек юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Татар халкы кайларда гына яшәсә дә аларны һәрвакыт рухи мәркәзебез Казан һәм Бөтендөнья татар конгрессы берләштереп торды һәм киләчәктә дә берләштереп торачагына шигем юк.

Милләтебез алдында төрле катлаулы хәлләр, вәзгыятьләр туып тора. Ләкин сезнең зирәк акылыгыз, күпьеллык тәҗрибәгез барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, әби-бабайларыбыз тоткан кыйблага хыянәт итмичә, туры юлдан тайпылмыйча алга хәрәкәт итәргә ярдәм итә.

Сезнең җитәкчелек астында Казанда ел әйләнәсендә иң алдынгы татар эшмәкәрләре, дин әһелләре, хатын-кызлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, татар яшьләре һәм милләтебезнең башка бик күп асыл ул-кызлары җыела, алар Татарстанда туплаган тәҗрибәне регионнарга алып кайтып үз белемнәре белән бүлешәләр, милләтебезнең якты киләчәге өчен тырышалар. Федераль сабан туе, Европа Сабан туе, Бөтенроссия авыллар Сабан туе, Ык буе авыллары Сабан туе, Татар кызы һәм башка бик күп төрле мәдәни һәм фәнни җыеннарыбызның чишмә башында да Сез торасыз. Әлеге чараларның һәрберсе хакимият һәм халкыбыз тарафыннан хуплап алынуы, сезнең булдыклы һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегезне раслый. Милләтебез өчен хас булган тырышлыгыгызны күрсәтә.

Хөрмәтле Ринат Зинур улы, Сез безнең күбебез өчен үрнәк булып торасыз. Татар халкында “хезмәтенә күрә хөрмәте” диләр, Сез башкарган эшләр – сезгә карата хөрмәтне иң югары баскычларга җиткерде. Гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, сезгә киләчәктә дә армый-талмый милләтебез яшәеше өчен сау-сәламәт булып хезмәт итәргә, тигезлектә һәм муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Ихтирам белән,
«Дуслык» Самара региональ иҗтимагый
иҗат оешмасы президенты
Фәхретдин Канюкаев

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезнең туган көнегез бүген бөтен татар дөньясы игътибарында. Төрле илләрдә эшләүче барлык Татарстан вәкиллекләре дә сезнең шәхси бәйрәмегезне күңелләренә якын кабул итүенә ышанам. Татарстанның Казахстандагы туры хокуклы вәкилчелеге чын күңелдән сезне юбилеегыз белән котлый! Казахстандагы татарлар да, рәсми җитәкчелек тә сезне хөрмәт итә. Чөнки сез татарлар яши торган барлык илләр, РФ төбәкләр белән даими элемтәдә торасыз. Конгрессның Башкарма Комитеты Казахстанда һәм башка чит илләрдә яшәүче татарлар белән эзлекле эш алып бара.

Безнең эшлекле партнерларыбыз да татар конгрессын, Башкарма Комитетны ихтирам итә. Сез тәҗрибәле, энергияле, таләпчән җитәкче. Бу сыйфатларыгыз һәм безнең вәкилчелеккә игътибарыгыз безгә ярдәм итә.

Уртак эшләребез Татарстан һәм Казахстан арасындагы купьяклы хезмәттәшлеккә уңай тәэсир итә. Без шуның өчен сезгә рәхмәтле.

Юбилеегыз котлы булсын! Сезгә саулык, хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә яңа шатлыклар телибез!

Татарстан Республикасының
Казахстандагы тулы хокуклы вәкиле
Денис Вәлиев

~

Хөрмәтле Ринат Әфәнде!

Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Вәкаләтле вәкиллеге исеменнән һәм шәхсән үземнән, тирән ихтирамны белдереп, Сезне Юбилеегыз белән тәбрик итәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Татар халкының ихтирамына һәм игътибарына лаек булган тормышыгыз һәм эш юлыгыз киләчәк нәселләргә үрнәк булып торсын. Киләчәктә дә гел шулай иман нуры сибеп, татар халкын берләштереп яшәргә язсын.

Вәкаләтле вәкил А. Гатауллин

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Ике меңнән артык татар һәм Татарстаннан килеп Мәскәүдә яшәүчеләрне берләштергән Татар Штабы Сезне зур юбилеегыз белән тәбрик итеп, алга таба да милләтебез өчен армый-талмый эшләргә көч-кодрәт теләп кала. Бүген Сез татар милләте вәкилләре өчен лидер да, аксакал да, укытучы да. Шушындый юбилейны милләт өчен хезмәттә каршылавыгыз безнең өчен дә, Сезнең өчен дә зур бүләк.

Бөтендөнья татар конгрессын Сез җитәкләгән чор һичшиксез татар тарихына төбәкләр белән элемтәләрне ныгыту, татарларны Казанга якынайту, татар оешмалары эшен җайга салу, Сабантуйлар аша Россиядә татарны саклау, таныту казанышлары белән кереп калыр.

Сез татар халкы өчен диннең мөһимлеген аңлап, ислам кыйммәтләрен торгызуда зур хезмәт куйдыгыз.

Нәкъ тә Сезнең җитәкчелектә милли тормыш белән ислам дине якынайды. Имамнар форумы моның ачык чагылышы. Бу гына да тугел, Сез татарның барлык катлауларына игътибар бирдегез. Шул нисбәттән милләтебезне саклау өчен югары дәрәҗәдә яшьләр, хатын-кызлар, эшмәкәрләр, тарихчылар җыеннары уздыруны традициягә әйләндердегез. Болар үз нәтиҗәсен киләчәктә тагын да күбрәк бирер әле.

Ринат Зиннур улы, Сез төбәкләрдә татар тормышын җайлауда зур эш башкардыгыз, күп тапкырлар татар оешмалары белән очраштыгыз. Алга таба Мәскәү татарларына да игътибарыгызны арттырсагыз иде. Башкалада милләтне саклау механизмнарын булдыруда без аксакал киңәшләренә мохтаҗбыз.

Сезнең алга таба да Милли шура рәисе Васил Гаяз улы Шәйхразиев белән милләт эшен дәвам иттерүегез Россия татарларына буләк булды. Сезнең тәҗрибә, киңәшләрегез татар конгрессы эшченлеген тагын да югары күтәрер.

Сезне тагын бер тапкыр олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә гаилә бәхете, нык сәламәтлек, тыныч тормыш, эшегездә уңышлар теләп калабыз.

Ихтирам белән,
Мәскәү татарлары Штабы лидеры
Рөстәм Ямалеев.

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Оренбург өлкә региональ һәм Әсәкәй районы татар милли-мәдәният мохтәрияте исеменнән һәм үз исемемнән, Сезне, чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне чын күңелдән юллыйм!

Сез татар милләтенең мәдәниятен, мәгарифен, гореф-гадәтләрен, татар халкын саклау һәм үстерүдә зур эшләр алып бардыгыз. Һәрвакыт яңа юнәлешләр нигезендә халкыбызның киләчәге өчен эшлисез. Оренбург татарларына Сез үрнәк булып яшисез һәм зур хезмәтләрегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюыгыз Сезне беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле, сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвегезне телим. Дусларыгызның ихтирамын, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез. Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр Сезгә ихлас күңелдән.

Ихтирам белән,
Оренбург региональ һәм
Әсәкәй районы
татар милли-мәдәният мохтәрияте рәисе

Илдус Дәүләтов

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сезне Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән кадерле һәм истәлекле гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Бу истәлекле көндә Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар, барлык уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын телим! Туачак һәр көн Сезгә зур куаныч һәм шатлыклар гына алып килсен. Гаиләгез имин, күңелегез көр, йөргән юлларыгыз һәрвакыт уң булсын.

Мөслим муниципаль район Башлыгы
Р.Х.Муллин

~

Хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Сезне Ташкент шәһәренең Татар ижтимагый мәдәни-агарту үзәге правлениесе агъзалары исеменнән ихлас күңелебездән олы юбилеегыз белән кайнар тәбриклийбез!

70 яшь – ул ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе туплаган бер чор гына. Үз гомерегездә Сез, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, сынып тешмәдегез, ә корыч булып чыныктыгыз! Чулпан кызыгызны кадерләп үстереп, гаделлеккә, намуслыкка өйрәтеп, олы юлга чыгардыгыз. Һәм ул татар халкының горурлыгы булган данлыклы “Казан” бию ансамблен оештырып, үстереп, аны бөтен дөньягатанытты!

Сез туганнарыгызга, балагызга-оныкларыгызга, якын кешеләрегезгә сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге булып гел яшисез! Олысына да, кечесенә дә Сез – кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, югары белемле шәхес.

Хөрмәтле Ринат Зиннурович! Менә инде күп еллар дәвамында Сез Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының рәис вазифасын армый-талмый башкарасыз. Сезнең җитәкчелегегез астында бөтендөньяга сибелеп яшәгән татар халкы берләшеп, үзенең туган телен үстерү, гореф – гадәтләрен, мәдәниятен, милли сәнгатен, йолаларынсаклап калу буенча юлын сайлады. Дөнья буйлап оештырылган һәм эшләп килгән Татар ижтимагый мәдәни-агарту үзәкләре Сезнең ярдәме белән,чәчәк ата башлады һәм зур уңышларга иреште!

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының рәисе булып Сез, чит илләрдә, туган җирләреннәнерактаяшәгән татарларның мәнфәгатьләрен, аеруча, кайгыртасыз. Узбәкстан һәм Татарстан арасында дуслык һәм мәдәни элемтәләрне ныгытырга тырышасыз. Һәрвакыт Узбәкстанда яшәүче татар халкын сөендереп милли бәйрәме “Сабантуй”га, Узбәкстанда һәр ел үткәрелә торган “Татар теле, мәдәнияте һәм Татарстан көне”нә багышланган концертларга Казаннан сәнгать осталарын җибәреп торасыз.

Шулай ук, Сез Узбәкстанда яшәүче татар диаспорасын Татарстанда таныттырасыз. Аның мисалы булып – 2016ел октябрь аенда Татар мәдәни үзәгебезнең тарихында беренче булып, Сезнең ярдәмегездә оештырылган Узбәкстаннантатар артистларыбызның тарихый Ватаныбызда уңышлы чыгышларын әйтеп үтәргә була! Зур рәхмәт Сезгә!

Сез чын милли җанлы кеше, югары дәрәҗәдәге җитәкче булып татар телен, мәдәниятен-сәнгатен үстерүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауда җаныгызны-көчегезне биреп әйтеп бетергесез зур эшләр башкарасыз. Һәм милләт-ара дуслыкны, татулыкны, бердәмлекне ныгытуга, татар халкын башка милләтләр арасында танытуга зур өлеш кертәсез.

Милләтебез алдында шундый изге, зур хезмәтләрегез өчен, Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге агъзалары һәм Узбәкстанда яшәүче бөтен милләттәшләребез исеменнән Сезгә иксез-чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!

Хөрмәтле Ринат Зиннурович! Гаиләгездән, балагыздан-оныкларыгыздан, туганнарыгыздан һәм милләттәшләребездән игелек-хөрмәт күреп, һәрвакытта шулай ачык йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга-таба
да сау-сәламәт булып, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә! Якыннарыгызны, милләттәшләребезне сөендереп – Мең яшәгез!

Җитмеш яшь – яшьмени ул?
Йөзе дә аның чик түгел!
Күпме генә яшәсәң дә,
Яшәүдән туймый күңел!
Мәңге якты тормыш телибез Сезгә!
Кайгы-хәсрәт Сезгә килмәсен.
Йөрәк түрегездә илһам чыганагы
Гөрләп – янып, мәңге сүнмәсен!

Ташкент шәһәренең
Татар иҗтимагый мәдәни-агарту
Үзәге рәисе Набиуллин Р.Х.

~

Хөрмәтле Ринат Зинур улы!

Күркәм бәйрәмегез – 70 яшьлек юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Татар халкы кайларда гына яшәсә дә аларны һәрвакыт рухи мәркәзебез Казан һәм Бөтендөнья татар конгрессы берләштереп торды һәм киләчәктә дә берләштереп торачагына шигем юк.
Милләтебез алдында төрле катлаулы хәлләр, вәзгыятьләр туып тора. Ләкин сезнең зирәк акылыгыз, күпьеллык тәҗрибәгез барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, әби-бабайларыбыз тоткан кыйблага хыянәт итмичә, туры юлдан тайпылмыйча алга хәрәкәт итәргә ярдәм итә.

Сезнең җитәкчелек астында Казанда ел әйләнәсендә иң алдынгы татар эшмәкәрләре, дин әһелләре, хатын-кызлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, татар яшьләре һәм милләтебезнең башка бик күп асыл ул-кызлары җыела, алар Татарстанда туплаган тәҗрибәне регионнарга алып кайтып үз белемнәре белән бүлешәләр, милләтебезнең якты киләчәге өчен тырышалар. Федераль сабан туе, Европа Сабан туе, Бөтенроссия авыллар Сабан туе, Ык буе авыллары Сабан туе, Татар кызы һәм башка бик күп төрле мәдәни һәм фәнни җыеннарыбызның чишмә башында да Сез торасыз. Әлеге чараларның һәрберсе хакимият һәм халкыбыз тарафыннан хуплап алынуы, сезнең булдыклы һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегезне раслый. Милләтебез өчен хас булган тырышлыгыгызны күрсәтә.
Хөрмәтле Ринат Зинур улы, Сез безнең күбебез өчен үрнәк булып торасыз.

Татар халкында “хезмәтенә күрә хөрмәте” диләр, Сез башкарган эшләр – сезгә карата хөрмәтне иң югары баскычларга җиткерде. Гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, сезгә киләчәктә дә армый-талмый милләтебез яшәеше өчен сау-сәламәт булып хезмәт итәргә, тигезлектә һәм муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Ихтирам белән,
«Дуслык» Самара региональ иҗтимагый
иҗат оешмасы президенты

~

Хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Барлык зәйлеләр исеменнән һәм шәхсән үзем ихлас күңелдән
Сезне олы бәйрәмегез – 70 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Милли җанлы, алдынгы карашлы булуыгыз, туган телебезне саклап
калу һәм үстерүгә, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга,
Татарстанны дөнья күләмендә танытуга керткән өлешегез
белән барыбыз өчен дә үрнәк булып торасыз.

Алга таба да җаваплы мәртәбәле эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кылган изге гамәлләрегезнең бәрәкәтен күреп яшәвегезне телим.

Тирән хөрмәт белән,
Зәй муниципаль районы башлыгы
Р.Г. Кәримов

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Киләчәктә барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын, алга таба да безгә юл курсәтеп, милләт юлында бергә эшләргә язсын.

Чын күңелдән Сезгә, Ринат Зиннур улы, барлык изге башлангычларыгызда уңышлар, йортыгызга иминлек, Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет теләргә рөхсәт итегез.

Татарстан Республикасы
Даими вәкиле
Р.Н.Валиуллин

~

Мөхтәрәм Ринат Зиннур улы!

Сезне ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез – татар халкының фидакарь улы, милләтебезне, телебезне, мәдәниятыбызны, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калуда биниһая зур өлеш керткән шәхес.

Дөньяга сибелеп яшәгән татарларны барлап, берләштереп, һәрбер милли оешмага аерым игътибар күрсәтеп, һәръяклап ярдәм итеп торуыгыз, башкарган хезмәтләрегез беркайчан да онытылмас. Без Сезне чиксез хөрмәт итәбез, һәм алдагы көннәрдә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхетле озын гомер телибез!

Татар милләтен саклап калу сафларында бергәләп хезмәт итәргә насыйп булсын!

Тирән ихтирам белән,
Татарстанның Уралдагы даими вәкиле
урынбасары Ф.А.Сафиуллина

~

Хөрмәтле Ринат Зиннурович!

Юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә Сезгә хәерле сәламәтлек бирсен, изге гамәлләрегез дәвамлы булсын. Гомерегез озын булып, бәхеттә, хөрмәттә үтсен.

Гаилә тигезлеге телибез. Балаларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Самара өлкәсе,
Гали авылы “Туган тел”
һәм “Ак калфак” оешмалары

~

Уважаемый Ринат Зинурович!

Примите искренние поздравления по случаю Вашего юбилея!

В этот замечательный день позвольте пожелать Вам неиссякаемой энергии и успехов во всех начинаниях, покорения новых высот, понимания и поддержки со стороны Ваших друзей и близких!

Пусть всегда будет добрым Ваш путь, пусть в каждом прожитом дне царят мир, гармония и любовь, а дом всегда будет согрет теплом домашнего очага и любовью!

Руководитель аппарата
Администрации Авиастроительного
и Ново-Савиновского районов г.Казани
Д.Т.Зиатдинов

 

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияты өчен янып яшәүче, Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буенча сибелеп яшәүче татарлар яшәгән һәр җирдә дә танылып, хөрмәт казанган шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, дин, милләт, халкыбыз, дип янып – көеп яшисез. Барлык татар халкы алдында күрсәткән хезмәтләрегезне без югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак татар халкының ихтирамына лаек булды. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең горурланып сөйләрлек эшләрегез бихисап.

Алга таба да әле күп еллар халкыбызга хезмәт итәргә насыйп булсын. Үткен фикерегез, тарих, мәгърифәт, милли бердәмлек өлкәсендә тырышып эшләвегез алдагы көннәрдә дә халкыбызга да, үзегезгә дә бәрәкәт китерсен, барча гамәлләрегез игелекле булсын! Кылган эшләрегезгә шатланып, киләчәккә ныклы ышаныч белән яшәргә язсын! Ринат Зиннурович! Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә һәм гаиләгезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез, алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез . Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын! Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

Ихтирам белән,
Димитровград шәһәренең
Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәп укытучылар коллективы исеменнән мәктәп директоры Джумаева Мөнирә Мәүлет кызы.

~

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Башкортстан Республикасында яшәүче ике миллионга якын татар исеменнән Сезне олуг бәйрәмегез белән котлыйбыз. Җитмеш яшь – гомер бакчасында өлгергән җимешләрне җыер чак. Яшәлгән елларга, үтелгән юлларга нәтиҗә ясау чоры.

Җитмеш саны еш кына татар халык җырларында да еш очрый. Җитмеш чакрым − якын җир түгел, Бер күрешер өчен килдек без. Ак калфакның табылган чагы, Ак калфакның табылган чагы, Туганнарның сагынган чагы.

Бу бәйрәм сезне туганнарыгыз, дусларыгыз, милләт өчен армыйталмылмый көч салган хезмәттәшләрегез белән очраштырсын. Очрашу мизгелләре хәтерегездә мәңгелеккә уелып калсын.

Алдагы көннәрегездә Аллаһы Тәгалә корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы насыйп итсен. Безләргә сиксән, туксан, йөз яшегез белән дә котлау сәгадәте тисен иде. Горур Урал тауы, бормалы Агыйдел буенда яшәгән татарлар Сезгә зур рәхмәтлебез. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан республикасындагы вәкиле Алик Харис улы Локманов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*