tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур” нәшрият йорты “Күңел бакчасы” китабын нәшер итте
“Хозур” нәшрият йорты “Күңел бакчасы” китабын нәшер итте

“Хозур” нәшрият йорты “Күңел бакчасы” китабын нәшер итте

“Хозур” нәшрият йорты Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Күңел бакчасы” дип исемләнгән китабын нәшер итте.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әлеге китабында гаилә кору, мөселман гаиләсе, гаиләне саклау мәсьәләләре күтәрелә. Беренче өлештә автор бәхетле һәм бәрәкәтле гаиләнең нигезе иман булуын ассызыклый, һәр гаиләнең Аллаһы Тәгалә ризалыгын алырлык итеп яшәвен тели.

Китапның икенче өлешендә Локман Хәким нәсыйхәтләре бәян ителә.

Өченче өлештә автор укучыны үзенең остазлары белән таныштыра. Алар мисалында мөселман гаиләсе, тәрбия, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кебек темаларны киңрәк ача.

Әлеге китапны “Хозур”ның фирма кибетеннән һәм Интернет аша да алырга мөмкин:

Кибет: Казан, Тукай ур., 36. Тел.: +7 (903) 305-45-43

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*